События

Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак 30.09.2022

Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак

30 сентябрьдә Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак. Локацияләр иртәгә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан Парклары” телеграм-каналында хәбәр итәчәк.

Татарстанда «Парклар, башлыклар,шәһәрләр» дип аталган махсус проект гамәлгә ашырыла.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды Татарстан районнары администрацияләре белән берлектә кече шәһәрләрне үстерүгә багышланган махсус проект башлап җибәрә.

Проектның беренче катнашучысы - Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. 30 сентябрьдә “Татарстан Парклары” телеграм-каналында ул Зур урам һәм Казансу паркы паркы төзекләндерелгәннән соң шәһәрнең ничек үзгәрүе, Арчада якындагы елларда нәрсәләр барлыкка киләчәге, шәһәрдә бизнесның нинди яңа нокталары ачылачагы турында сөйләячәк.

Илшат Нуриев Арча районында яшәүчеләр белән бергә казанлылар һәм арчалылар өчен бүләкләр әзерләде. Алар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренең берсендә җирле осталар ясаган түбәтәй таба ала. Казанлылар өчен күн мозаика техникасында Арча осталары тарафыннан ясалган уникаль аяк киемнәре әзерләгәннәр - аларны Казан паркларының берсендә яшерәчәкләр. Ике локация дә "Татарстан Парклары" телеграм-каналында 30 сентябрьдә хәбәр ителәчәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanlylar-parklarnyn-bersenda-arca-ostalarynnan-kun-aiak-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение