События

Әлфия Галимҗанова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 01.10.2022

Әлфия Галимҗанова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Әлфия Галимҗанова шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган ул. 40 елдан артык эш стажы гына бар. Әле дә сафта, техникумда математика укыта. “Җитәр, ташла, ник барасың, диләр. Яратам эшемне. Ул минем күңелем өчен кирәк”, – ди Әлфия Вәсиевна. – Безнең нәселдә юк укытучылар. Ничек укытучы һөнәрен сайладым? Бу сорауга әле дә җавап таба алмыйм”.

Әлфия Галимҗанованың балачагы Бирәзәбаш авылында үтә. Әнисе иреннән аерылып, кызы белән шунда кайта, аннан икенче кешегә кияүгә чыга, улы туа.

– Мөхәммәт исемле кеше иде ул. Үз әтиемне белмим дә, очрашып та булмады. Әни икенче тапкыр кияүгә чыкканда миңа алты яшь иде. Аңа әти дип дәштем. Ничек әйтә башлаганымны хәзер һич искә төшерә алмыйм. Минем өчен бик әйбәт булды ул. Ике улымны, оныкларымны карашты. Икенче әтидән энем бар иде. Аның белән дә бик дус булдык. Вафат инде ул. Хатыны өйдән чыгып китмәде, әни белән яши. Әнием исән әле минем, 97 яшендә. Әни киленен миңа караганда да ныграк ярата, – диде Әлфия Галимҗанова. 

Ул үзен Арча кызы дип саный. Гомере шунда үткән, белем алган, һөнәр сайлаган. Беренче сыйныфта аны Наҗия Саттарова укыта. Бөтен укучылар гашыйк була үзенә. Чәчләренә кадәр тотып карый торган булалар. Әле дә аралашып яшиләр. Укытучы һөнәрен сайлавына да шул сәбәпче булмады микән, дип уйлый Әлфия ханым.

– Математика фәненә мәхәббәтне Роза Нуриева тәрбияләде, дисәм, ялгышмамдыр. Бик ярата идем аның үзен дә, фәнен дә. Наҗия апаның 9 сыйныфтан соң мине педагогия училищесына укырга кертәсе килде. Тик, нигәдер, керә алмадым. 10 сыйныфтан соң иптәш кызым Фатыйма белән математика юнәлешен сайладык. Сөенде инде Роза Абдулловна. Әмма мин аларның икесенә дә рәхмәтлемен. Алар үрнәге, ярдәме белән гомерлек һөнәремне сайлый алдым, – диде Әлфия Галимҗанова.

Икенче курстан соң төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә Арчага кайтырга туры килә аңа. Арчаның икенче мәктәбендә эшли башлый кыз. Фатыйма Нуретдиновна, Факия Габдрахмановна, Флера Хәсәновна, Зөләйха Ярулловна, Роза Абдулловна һәм башкалар ярдәме белән бик тиз һөнәренең серләренә төшенә, аларны үзенең остазы дип саный.

– 12 ел икенче мәктәптә укыттым, 25 ел өченче мәктәптә завуч булдым, биш елым Айван мәктәбендә үтте. Мин бик бәхетле – һәр коллективым әйбәт булды. Әле дә чакырып торалар. Барысына да бик рәхмәтлемен, – диде ветеран укытучы. – Өченче мәктәпкә эшкә мине Заһид Шәрәфиевич алды. Шәфигулла Зәйнуллович, Фатыйх Хәмбәлович, Наил Нуруллович кебек директорлар белән эшләдем. Алар минем өчен бик зур терәк булды.

Ә ире Мәхмүт белән кыз 1973 нче елда юлда очраша. Ул машина йөртә, кыз станциягә мәктәпкә бара. Егет кызны утырткалап алып төшә торгач, икесе арасында хисләр дә туа. Мәхмүт Галимҗанов башта шофер була, аннан үз тырышлыгы белән белем үзләштереп, җитәкче урыннарга күтәрелә. Хәзер лаеклы ялда. Ике уллары туа. Илһамнары Арчада, Илфатлары Казанда эшли.

– Дүрт оныгыбыз бар, – диде Әлфия ханым. – Икесе югары белем алып эшлиләр, икесе укыйлар. Гаиләле түгелләр әле. Олысына 25 яшь инде.  “Мин 19да кияүгә чыккан идем инде”, – дим үзенә. Юк, ашыкмый, башта үз юлын табарга тели. Без Мәхмүт белән 50 елга якын яшибез инде. Бер-беребезне аңлап гомер иттек. Укытучының эше өенә дә кайта. Төрле вакытта килеп мәктәпкә алып китәләр, өйгә киләләр. Бер сүз әйтмәде. Бик рәхмәтлемен аңа.

Әлфия Вәсиевнаның укучылары бүген төрле җаваплы урыннарда эшли. Аларның барысы белән дә горурлана ул. Һәрберсен исемнәре белән барлый. Үзе чыгарган 10А сыйныфы әниләре кебек карый аңа.

– Коллективларым, укучыларым өчен минем туган көн үзе бер очрашу кичәсенә әверелә, – ди ул. – Үзем белән янәшә барган һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Дөрес, дөнья булгач, аяк чалучылар да табылды. Әмма берсенә дә үземне егарга ирек бирмәдем. Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен. Байлык, дип әйбер артыннан кумадым. Артыгы кирәк түгел. Гаиләм, коллективларым, укучыларым – минем бернинди алтын-көмешләргә алыштырмаслык байлыгым.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alfiia-galimanova-70-iaslek-iubileen-bilgelap-utte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение