События

Картаямени соң йөрәк... 07.10.2022

Картаямени соң йөрәк...

Өлкәннәр ункөнлеге, гадәттәгечә, быел да бик күп чараларга, очрашуларга бай булды.

Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина җиткерде. Ул районда оештырылган зур чаралар турында сөйләде, Казанда үткән халык иҗаты күргәзмәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Арчадан ветеран укытучы Наилә Насыйбуллинаның флористик эше (“Әрекмән яфрагы”) республикада икенче урынга лаек булган. Ә күргәзмәне Арчадан Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге “Арча балкышлары” инструменталь ансамбле ачып җибәргән.

– Өлкәннәр ункөнлеге Яңа Кенәр мәдәният йортында башланып китте. Бик матур чара булды ул. Алтын парларны да котладылар. Соңыннан Яңа Кенәр ветераннары концерт куйды, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Ә 1 октябрь көнне өлкәннәр Арча Мәдәният йортына җыелды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, мин ветераннарыбыз арасындагы активистларга (16 кешегә) бүләкләр, Мактау кәгазьләре, чәчәкләр тапшырдым. Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры спектакль күрсәтте.

Ул көнне Арчада ярминкә дә ункөнлек уңаеннан оештырылды. Пенсионерларга сатып алган әйберләрен өйләренә кайтарырга ярдәм итү максатыннан бушка машина билгеләнде. 1–2 октябрьдә өлкәннәребез бушка мунча керә алды. Бушка чәч кисү, массаж ясауны да планлаштырдык һәм тормышка ашырдык.

5 октябрьдә Арча Мәдәният йорты фойесында иртә арабыздан киткән искиткеч шәхес Фәрхәд Зыятовны искә алу кичәсе оештырылды. Анда аның иң якыннары чакырылды.

Ул көн чараларга бай булды. Җиңү паркында спорт мәктәбе укытучылары скандинавия йөрүе буенча осталык дәресе күрсәтте. “Казан арты” тарих-этнография музеенда ”Картаямени соң йөрәк” дигән бик матур очрашу узды. Ташкичүдәге мөнәҗәтләр кичәсе дә шушы уңайдан уздырыла.

Гомумән, бу көннәрдә балалар бакчасыннан башлап барлык мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, оешма, предприятиеләр үзләрендә эшләп чыккан өлкәннәр өчен төрле чаралар, очрашулар, түгәрәк чәй өстәле артында аралашулар үткәрделәр, мөмкинлекләре булганнар күчтәнәчләр тапшырдылар. 8 октябрь көнне Арча Мәдәният йортында ункөнлекне ябу тантанасы зур концерт белән узачак. Өлкәннәребезгә исәнлек,  саулык, сәламәтлек телибез. Һәрчак шулай безнең арада булыгыз. Картаймагыз әле, ветераннарыбыз.


Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kartaiameni-son-iorak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение