События

Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый. 12.10.2022

Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый.

Казан арта" тарих-этнография музеенда “Яшьлегемә кайтыр идем” исемле җылы очрашу кичәсе узды. 
Музей коллективы өлкәннәр белән дә тыгыз элемтәдә яши,  бер генә чара да аларның төпле киңәшләре, җылы чыгышларыннан башка үтми, ә менә буген чәй табыны янында аралаштык, истәлекләрне барладык! Арча районы ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рамзия Шәрип кызы, Арча районы хатын-кызлар Советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы,  “Казан арты” музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы өлкәннәребезгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Кичәдә районыбыз тарихына багышланган сорауларга җаваплар эзләдек, күренекле шәхесләрне искә алдык.  Туган як турындагы җырлар чараның әһәмиятен тагы да арттырды.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәгез. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/uzara-tygyz-elemtada-toralar-alardan-baska-bulmyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение