События

Балалар бакчасында милли тәрбия 18.10.2022

Балалар бакчасында милли тәрбия

Безнең балалар бакчасында милли тәрбия берничә юнәлештә бара.

Милли үзаң тел белүдән киңрәк, мөһимрәк, ул кешенең милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләнүе дигән сүз. Милләт вәкиле буларак үзбилгеләнү шәхестә үзенә ышыныч уята, милли мәдәниятне белү башка мәдәниятләргә юл ача. (Д.Заһидуллина)                                                                            

Аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык-табигатләре дә гүзәлләнә, тормыш-көнкүреше дә яхшыра. (Р.Фәхреддин).

Милли тәрбияне үстерү мәсьәләсе яңа проблема түгел. Ул бигрәк тә XX йөз башында үсеш ала. Милли тәрбия телне үстерү, саклау, милли үзаң формалаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Баланы милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләү өчен тел белү, тел өйрәнү генә җитми, милли мәдәниятне белү, үзбилгеләнү, милләтең белән горурлану, шул халыкка хезмәт итү омтылышы мөһим. Бу проблема остендә заманында безнең зыялыларыбыз Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Исхакыйлар да, Р.Фәхретдин, Н.Думавилар да эшләгән, үзләренең тормыш максатларын тәрбияле, милли буын үстерүдә күргәннәр.

Безнең балалар бакчасында милли тәрбия берничә юнәлештә бара:

-Телне өйрәтү;

-Халыкның әдәбиятын, әдәбият аша мәдәниятен өйрәтү, гореф-гадәт, тарихына карата кызыксыну уяту;

-Кызыксыну уятып кына калмыйча, Торле чаралар ярдәмендә шул мохит, шул тирәлектә яшәү ихтыяҗы тудыру;

-Хәзерге чор балаларын милли үзаңлы итү өчен, аларның ата-аналары белән һәм гаилә аша эш итү.


Классик язучыбыз Г.Ибраһимов балаларга татар телен-әдәбиятын өйрәтүне төп максаты төсендә аларны милли рухта, культурада тәрбияләү, үз халкының улы (яисә кызы) ясауны аерып чыгара. Монда нәкъ менә милли үзаң булдыру күздә тотыла, шәхес үстерү карала.

Туган телдә аралашу һәм тирә-юньне танып белү чарасыннан – милли-мәдәни традицияләрне аңга сеңдерү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру чарасына әверелгәндә генә, тел өйрәнү нәтиҗәле, файдалы.                

Тел күп буыннарның иҗтимагый һәм рухи тәҗрибәсен теркәп торучы милли мирасны тапшырырлык, бакча тәмамлаганда балалар татар шигырьлэен,  уеннарын ,татар сәнгатен бәяләрлек итеп ойрәтергә тырышабыз.

Үткәрелгән чараларыбыз да милли тәрбия үсешенә омтылып башкарыла. Бу максаттан Төрле яшьтәге балалар белән үткәрелгән һәм ел саен үткәрелә торган  “Сөмбелә”, “Әбиемнең сандыгы”, “Нәүрүз”, “Аулак өй”, “Озын толым” һ.б. чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, алардагы нәфислекне, күнел сафлыгын, әдәп –тәрбия дәрәҗәсен аңлату, кире кайтару максаты белән эшләнә.

Шәхес булган кешедә милли үзаң тәрбияләү дә нәтиҗәлерәк. Иң яратканым – шөгыльләрдә, җай килгән саен татарча сөйләү-баланың күңелендә милли аңлы шәхес булырга омтылыш уяту, үрнәк бирү максаты белән эшләгән эшем. Гаиләләр, аерым ата-аналар белән эшлим.Гаилә берлектә тәрбия эшен алып барырга тырышам. Безнең изге бурычыбыз – булдыра алганча, төрле юнәлештә, төрле чаралар белән тәрбияләү, күрсәтү, төшендерү, үрнәк бирү, ышандыру, аңына сеңдерү хәм әхлаклы, зыялы, сәләтле буын тәрбияләү.

Арчаның беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хәкимова


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balalar-bakcasynda-milli-tarbiia


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение