События

Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты 23.10.2022

Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты

“Арча” спорт комплексында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булды.

Ярышларда Арча, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче, Әтнә, Лаеш, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Чувашстан Республикасыннан 89 көрәшче катнашты.

Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев шулай ук көрәшчеләр янында булды, көрәш барышын күзәтте.

Көрәшчеләр 11 төбәктән җыелды. Бу инде үз казаныңда гына кайнау түгел. Төрле көрәшчеләрне күрәсең, үзеңне күрсәтәсең. Көрәшчеләр дә, тренерлар да: “Кирәк иде мондый очрашу!” – диләр. “Безнең районнан барысы 20 көрәшче катнашты, – дип сөйли “Арча” спорт комплексы инструктор-методисты Фагыйлә Борһанова. – Ашытбаш, Яңа Кырлай мәктәпләреннән – 6 егет, тренеры Марат Сәләхов, Арчаның 6нчы мәктәбеннән – 3, тренеры Фәнил Һидиятуллин, Кәче, Наласа мәктәпләреннән 4 егет, тренеры Рәис Галиев, Арчаның 2нче мәктәбеннән – 1, тренеры Фәнис Зарипов, Яңа Кенәр мәктәбеннән – 2, тренеры Ирек Сафиуллин, Хәсәншәех, Апаз мәктәпләреннән 2 егет, тренеры Марат Фаязов, Урта Курса, агросәнәгать көллиятеннән 2 көрәшче,  тренеры Марат Әхмәдиев. Җыелма команданы әзерлекле көрәшчеләрдән тупладык”.

Көрәш каты барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде. Арада Россия, Татарстан чемпионнары да бар. Арчаның 6нчы мәктәбе көрәш тренеры Фәнил Һидиятуллин: “Без мәктәптән Арчаның җыелма командасына көчле көрәшчеләрне генә куйдык, – дип сөйләде. – Һәрбер тренер үзенең лаек-лы көрәшчесен тәкъдим итте. Безнең Булат Шакиров 100 килога кадәр көрәшчеләр арасында 1нче урынны алды. Аның финалда көндәше Сабаның Россия чемпионы иде. Булат 3:2 исәбе белән өстен чыкты. Ә 60 килога кадәрлеләр арасында Ислам Искәндәров 2нче урынга калды. Безнең Россия чемпионыбыз монда азрак ялгышлык җибәреп оттырды. Көндәшләр, әлбәттә, көчле. Бигрәк тә Яр Чаллы, Саба, Кукмара районнарыннан көчле көрәшчеләр бар иде. Бу ярыш безгә бик кирәк иде. Без үзебезнең көчле һәм көчсез якларыбызны күрдек. Нәрсә өстендә тагын эшләргә кирәклеген төшендек. Соңыннан район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, тренерлар белән нәтиҗә ясадык. Алга таба тагын да катырак эшләүне,  республика ярышларына зур әзерлек белән баруны максат итеп куйдык”.

Молодец, Арчаның 6нчы мәктәбе көрәшчеләре! Алар ярышларда урын алмый калмый. Кәче мәктәбе көрәшчеләре дә сынатмый. Алмаз Гобәев, Дияз Вәлиәхмәтов матур көрәш күрсәттеләр. 80 килога кадәрле көрәшчеләр арасында Дияз Вәлиәхмәтов 1нче урынны алды, 70 килода Алмаз Гобәев 2нче нәтиҗәне күрсәтте.

– Бик яхшы ярыш булды, – дип сөйләде Кәче мәктәбе тренеры Рәис Галиев. – Үзебезнең көрәшчеләрне көчле районнар белән көрәштереп карадык. Мин үзем канәгать калдым. Әмма хаталар бар, алар өстендә эшләргә кирәк.

Казанбаш мәктәбендә тренерлык итүче Илшат Фазылҗановның күптән түгел армия хезмәте үтеп кайтканын беләбез. “Сезне мобилизациягә чакырмадылармы?” – дип сорыйм Илшаттан һәм юк дигән җавап ишетәм. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, бүген районнан бер көрәшче егет мобилизациягә чакырылды. Ул – Иске Масрадан көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Нәсим Габидуллин.  Саратовта армия хезмәте үткән егет. Ул бүген Казан читендәге полигонда хәрби әзерлек үтә. Нәсимгә исән-сау әйләнеп кайтып, көрәш буенча район, республика данын якларга язсын!

Алда тагы район, республика ярышлары көтә. Көрәшчеләргә уңышлар телибез! Бу ярышларда Арча командасы 1нче урынны алды. 2нче урында – Кукмара, 3нче – Балтач командасы. Котлыйбыз!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-11-tobak-korascelare-ocrasty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение