События

Арчада репрессия корбаннары искә алынды 31.10.2022

Арчада репрессия корбаннары искә алынды

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала

Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Бүген, 31 октябрь көнне Репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршында репрессияләнгәннәрне искә алу чарасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов әлеге дәһшәтле елларның үзәк өзгеч вакытларын тагын бер кат искә алды. Арча районы мөхтәсибәте урынбасары Надир хәзрәт Гатауллин исән булмаганнарның рухларына дога кылып, ихлас теләкләрен җиткерде.

Реперессия еллары, ул елларда "дошман" исемен алып арабыздан китүчеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр куелды. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-repressiia-korbannary-iska-alyndy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение