События

Безнекеләр радиода һәм телевидениедә 03.11.2022

Безнекеләр радиода һәм телевидениедә

"Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре массакүләм  мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәдәни чаралар газета битләрендә, радио һәм телевизион  тапшыруларда һәрдаим яктыртылып бара.

"Җидегән чишмә" Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов "Татарстан радиосы"нда иртәнге эфирда чыгыш ясады. Шулай ук ГТРК "РОСИИЯ-ТАТАРСТАН"да "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруында, ТНВ телеканалында театрның эшчәнлеге хакында сөйләде. Тапшыруда 4нче ноябрь Г.Тукай әдәби музеенда узачак "Сәнгать төне" кысаларында буласы спектакль белән таныштырды".

Бу хакта безгә район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова җиткерде.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-beznekelar-radioda-ham-televidenieda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение