События

Пенсионерларны «сөендереп» торалар 06.11.2022

Пенсионерларны «сөендереп» торалар

Нинди максат белән эшлиләр ул яңалыкларны - аңлашылып бетми. Пенсионерларны сөендерәселәре киләме, әллә көендерәсеме?! Билгеле инде, мондый хәбәрләр таратып, үз укучыларын җыеп, акча эшлиләр, диярсез. Әле менә яңа гына 13нче пенсия турындагы хәбәрләр йөрде. Редакциягә дә шалтыратып сорадылар. Чынмы ул хәбәр, дип. Без шунда ук Пенсия фондының халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

 "Андый яңалык юк", - дип җавап бирде Рузия Илсуровна. Инде менә тагын бер хәбәр, янәсе Путин эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча вәгьдә иткән. Тагын район пенсия фондының клиентлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән элемтәгә чыктык. "Бездә андый хәбәр юк", - диде Рузия Илсуровна. Теләсә нинди хәбәрләргә ышанырга ярамый. Рәсми мәгьлуматларга гына ышанырга.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/pensionerlarny-soenderep-toralar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение