События

Бердәмлектә без көчле 17.11.2022

Бердәмлектә без көчле

Җирлектә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан республикасының конституциясе көннәренә багышланган “Бердәмлектә без көчле” дигән исем астында ял концертлары халык күңеленә үтеп керде. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары, нәфис сүз белән үрелгән, шулай ук мобилизация темасын да үз эченә алган әлеге эчтәлекле концертларны тамашачы бик яратып кабул итте. 

Концерт барышында җирлегебез, халкыбыз бердәмлеге турында сөйләнде һәм видеороликлар күрсәтелде. Мобилизацияләнгән егетләребезгә багышланган роликларда тамашачыларыбызның күзләре яшьләнде, яшьләребез башкаруындагы төрле халыкларның милли биюләрен тын да алмый карадылар, ә мәдәният хезмәткәрләренең күмәк биюләрендә һәркемнең кулы телефонга үрелде – сокланып фотога, видеога төшерергә ашыктылар. Җырчыларыбыз репертуарларындагы җырлары белән халыкны үзләренә каратты. Тамашачылар барлык артистларыбызны алкышларга күмде, һәр авылда эчкерсез зурлап рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге концерт авылларыбыз халкын ихластан ял иттергән булса, аларның яратып каравына катнашучылар да ихластан сөенделәр.

Илүзә Шәвәлиева,

Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berdamlekta-bez-kocle


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение