События

Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды 21.11.2022

Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

20 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе - Садиковлар гаиләсе. Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спортка гашыйк Ришат Садиков волейбол уенының фанаты дисәк тә ялгыш булмас. Яңа Кенәр авылында бу спорт юнәлешенең үсешендә Садиковлар гаиләсенең роле зур. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар рәхмәтле.

Якшәмбе көнне мәктәп спорт залында узган уеннарда алты команда катнашты: Министрлар кабинеты, Татар радиосы ди-джейлары, Татар эстрадасы артистлары, Садиков Ришат Кашшапович гаиләсе, Яңа Кенәр һәм Бәрәскә (Әтнә районы) командалары. Ярышлар көндезге 10ннан кичке 5кә кадәр дәвам итте.

Спорт бәйрәменә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. "Спорт - һәркемне дә алга илтүче өлкә. Бүгенге ярышларда матур уеннар күрсәтеп, лаеклы команданың җиңүләр белән кайтып китүен телим. Әлеге бәйрәмне оештырусы Ришат Садиков гаиләсенә зур рәхмәт. Алдагы елларда да әлеге традицияне дәвам итәргә язсын", - дип ярышларны ачып җибәрде ул.

Ришат Садиков үз чиратында, килгән һәр командага һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Рәхмәт йөзеннән мәктәпкә телевизор бүләк итте.  

Уеннар ике спорт залында барды. Гадел хөкемдарлар, уенчыларга көч биреп җанатарлар һәр уенны игътибар белән күзәтте. Кызу уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде: 1 урын - Министрлар кабинеты, 2 урын - Татар эстрадасы артистлары, 3 урын - Татар радиосы ди-джейлары командасы. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук катнашучылар арасында иң оста уйнаучылар да билгеләнде. Иң яхшы уенчы дип Татар радиосы ди-джейлары командасыннан Айзат Хәлилов, иң оста һөҗүмче дип Министрлар кибинеты командасы уенчысы Кирил Фролов һәм иң яхшы сакчы дип Татар эстадасы артистлары командасыннан Мансур Гайнетдинов танылды.

 Барлык катнашучылар исеменнән танылган җырчы һәм алып баручы Булат Бәйрәмов оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Сез оештыручылар һәм без катнашучылар булмасак, бу бәйрәм булмас иде. Шулай дустанә мөнәсәбәттә ел саен очрашып торырга язсын. Аралашып яшик. Сәламәт булыйк", - дип, матур нотада тәмамлады ул әлеге спорт бәйрәмен.

https://www.youtube.com/watch?v=CN710Ae2ab0

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tradicion-voleibol-iaryslarynyn-byelgysynda-kazan-komandas...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение