События

Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала 30.11.2022

Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала

Кичә, 29 ноябрь көнне, Кәче авылында гомер итүче 6 балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең йортлары янып бетте.

Рәсми булмаган мәгълуматлар буенча, янгын йорттагы иске ут чыбыкларыннан чыккан. Нәтиҗәдә 8 кеше бернәрсәсез урамда кала. Берничә ел элек бу гаилә шундый ук бәхетсезлекне инде кичергән була. Үз йортлары янып беткәннән соң, әлеге йортта өр-яңадан яши башлыйлар. 

Бүген алар ярдәмгә мохтаҗ. Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә 6 бала: 1 кыз һәм 5 малай. Иң кечкенә улларына 4 яшь.  Кәче мәктәбенең 5 сыйныфында кызлары, 2нче, 6нчы һәм 9нчы сыйныфларында уллары белем ала. Иң олы улларына 17 яшь. 

Вәлиәхмәтовларның гаиләсенә киемнәр дә, азык-төлек тә, мәктәп кирәк-яраклары да, акча да кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз. 

89083496906 - Фәнис. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршеләре. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kacedan-valiaxmatovlar-gailase-ikence-tapkyr-iortsyz-kala


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение