Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.12.2022
Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды
2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә заманында биредә укыган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.Әлеге мемориаль тактаны Россия хәрби-тарихи оешмасы әзерләгән. Бу игелекле проектны 2014 елдан бирле тормышка ашыралар. “Безнең максат – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының барысы хөрмәтенә дә шундый такталар урнаштыру“, – диде Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры Александр Александров.
Тантанада район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильина, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, “Ватан“ агрофирмасы“ җитәкчесе Мансур Әхмәтов катнашты.
Шушы ук көнне Яңа Кишет мәктәбендә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Ильяс ФӘТТАХОВ