События

Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды 05.12.2022

Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды

Арчаның 6 нчы мәктәбендә узган көрәш ярышларына, 26 ноябрьдә булды ул, яшүсмерләр һәм кечерәкләр ярышты, Рәсәй hәм дөнья чемпионнарын, аларның әти-әниләрен кунак итеп дәштеләр. Әти-әниләргә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Котлау тантанасында район башкарма комитеты рәисе Ренат Гатиятов, район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашы. Фотога алар чемпионнар һәм әти-әниләр белән бергәләп төштеләр. Бик күркәм күренеш. Шәп идея! Без бу турыда Арча спорт комплексы методисты Фәгыйлә Борханова белән сөйләштек. "Ул идея-көрәш ярышларына чемпионнарның әти-әниләрен дә чакырып рәхмәт әйтү уку елы башында көрәш тренерлары җыелышында туган иде инде, - дип сөйләде Фәгыйлә Борханова. - Җыелыш район яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Фиркатович һәм Арча спорт комплексы җитәкчесе  Рәдис Рәкипович катнашында үтте". Һәм менә җыелышта сөйләшенгәннәр тормышка ашты. Арчаның 6нчы мәктәбендә көрәшчеләрнең әти-әниләре (Алмаз Искәндәров һ.б.) иганәчелек иткән ярышка чемпионнарның әти-әниләре дә чакырылды.



   Көрәшче Динияр Моратов - фотода әнисе белән үзе (АПК, тренеры Фәнил Һидиятуллин) 2 ел рәттән 2004-2005 елгылар арасында Рәсәй чемпионы, 2022 елның дөнья чемпионы. Әти-әнисе Гөлшат hәм Рафаэль.


 Чемпионнар арасында иң яше - Ислам Искәндәров (Арчаның 6нчы мәктәбе, тренеры Фәнил Һидиятуллин). Ул 2022 елның 2008-2009 елгылар арасында Рәсәй чемпионы. Әти-әнисе Алмаз hәм Рания.



     15 яшьлек Дияз Вәлиәхмәтов (Кәче, тренеры Рәис Галиев) - 2021  елның Рәсәй чемпионы. Фотода - әти-әнисе Динар hәм Фәридә.


     Таһир Кәримов - фотода үзе, Шушмабаш, тренеры Марат Сәләхов - 2021 елның 2006-2007 елгылар арасында Рәсәй чемпионы. Әти-әнисе Рөстәм hәм Лилия.

Әти-әниләргә шундый батыр, булдыклы, тырыш егетләр үстергэннэре  өчен  рәхмәт әйттеләр. Котлауларга без дә кушылабыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/koras-cempionnary-ati-anilarena-raxmat-xatlary-tapsyryldy-...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение