События

Гөберчәк авылы бүген ничек яши? 06.12.2022

Гөберчәк авылы бүген ничек яши?

Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә», – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә. Арча районының Гөберчәк авылы бүген ничек яши? «ВТ» хәбәрчесе бөек әдип атлаган сукмакларны урап, авылның яшәеше белән танышып кайтты. (Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова)

Масра басуына торналар һаман да төшәме? «Торналарны сирәк кеше күрә, алар бик биектән оча. Тавышлары әллә ни ишетелмәсә дә, үзәкне өзәрлек», – ди Гөберчәктә яшәүчеләр. Авыл кешеләре, торналар тавышын күңелендә йөртсә дә, сагышка чумып яши торганнардан түгел.

Иң гадәти авыл

Гөберчәктә бүген 260 кеше яши. Элеккеге белән чагыштырганда халкы күпкә кимегән. Йортлар төзек. Терлек асрап көн күрәләр, хәер, мал-туар тотмаганнар да бар. Элек исә итеген дә басканнар, шәлен дә бәйләгәннәр. Хәзер һөнәрчеләр алай күп түгел. Башлангыч мәктәп ишегендә – йозак, ул 2014 елда ук ябылган. Шуннан бирле балаларны Сикертән мәктәбенә автобус белән йөртәләр. Клуб, музей, китапханә эшли.

– Авылыгызда нинди үзенчәлекләр, аерылып торган кешеләр бар? – дип сорагач, барыбыз да бер төрле инде, диештеләр. Мөхәммәт ага әйткәнчә килеп чыга түгелме соң? «Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк. Кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман, чишмәләр һәм кешеләр», – дип язган бит ул.

Тик урам буйлап йөри торгач, кызыклы кешеләре очрады тагын. Әнә Радик Солтанов чыккан сөяк, буыннарны утырта. Халык табибы йортыннан кеше өзелми. 85 яшьлек Васил Әминов исә озак еллардан бирле халык сынамышларын язып бара икән. Элеккеге колхоз рәисе болынга печән өләшергә чыкканда, уракка төшкәндә, көннең ничек буласын Васил абыйдан сорый торган булган. Һава торышын язган дәфтәрләре берничә аның. Кайберләре саргаеп беткән инде.

– Яңгырмы, кармы, бозмы – һәр көн турында язып барам. Җәй белән кышны чагыштырам, күп очракта туры килә. Фәлән көнне буран икән, җәен шул вакытта яңгыр ява. Ялгышулар бик сирәк була, – ди халык синоптигы.

Иртәгә ак келәт салачак

Утыз елга якын колхоз рәисе булып эшләгән Габделбәр абый Фәйзрахманов: «Гөберчәк халкы ул шундый: берсе мунча салса, икенчесе иртәгә ак келәт төзи башлый», – дия торган булган. Авылның йөзе үзгәрәме?

– Үзгәрә, әлбәттә. Йортларның элеккеге бизәлешен тулысынча саклап калу юк инде. Заманага ияреп, кешеләрнең өен, каралты-курасын яңартасы, матурайтасы килә, – ди Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры Халидә Габидуллина.

Аның әйтүенчә, халыкта көнчелек көчле. Берәү яңа капка-койма корган икән, күршесе дә аннан калышырга тиеш түгел! Һәм ул икенче көнгә үк шул эшкә план кора башлый. «Мөхәммәт абый шушы авылга кайтса, ул аны таныр идеме икән? Элеккеге буынның яшәеше, холкы, күзаллавы хәзерге кешенекеннән бик нык аерыла», – ди Халидә ханым, үз-үзенә сорау биреп.

Авылда кич утыру, күршегә йөрү гадәте дә бетеп килә икән. Коймалар биек итеп ясалган, капкаларның исә ачыгы да, ябыгы да бар. Урамда кем йөрмәс дип шикләнеп, итәк-җиңнәрен җыеп йөриләр.

– Авыл үз эченә йомылып бара, кеше кыргыйлана. Бердәмлек, ярдәмләшү кими. Элек әҗәткә сорап тора идек. Сораганда – бер, бурычны керткәндә, күрше ишеген икенче тапкыр шакыйсың. Элемтә өзелми иде. Хәзер мондый хаҗәт юк. Барыбызның тормышы җитеш. Кирәк икән, товарны заказ буенча өйгә үк китерәләр. Өмәләр дә, кул алмаш эшләүләр дә бетеп бара, – ди Халидә ханым.

Геройлары кем булыр?

Буыннар алмашы дәвам итә. Сугышта катнашканнарның, тылда эшләгәннәрнең берсе дә калмаган. Сугыш чоры балалары – 14. Мөхәммәт абый бигрәк тә өлкәннәрдән мәгълүмат җыя торган булган.

– Ул, шәһәрдән кайтуга, тизрәк капка төбенә килеп, хәл белешер иде. Ике кулы да гел артта. Язучылыгы белән мактанып йөрмәде. Дөресрәге, без аның язучы икәнен белмәдек тә. Абыстайның малае итеп кабул итә идек. Сөйләшә башлауга, үзе дә сизмәстән, авылның тарихына кереп китәр иде, – ди авыл агалары. – Без аңа гомер буе рәхмәтле. Шушында туганлыктан, музее булганлыктан, авылга бик иртә асфальт юл килде. Юлсызлык – халыкны газап  чиктергән әйбер бит ул.

Мөхәммәт абый исән булса, әсәрләрендә тел мәсьәләсен, авылның кыргыйлашуын яктыртыр иде. Халидә ханым әнә шулай дип күзаллый. «Бүген авыл баласы белсә дә, белмәсә дә, синең белән русча сөйләшмәкче булып маташа. Мөхәммәт абый моңа бер дә риза булмас иде», – ди ул.

Авылдан шәһәргә китү проблемасы монда да бар. Яшьләрнең күңеле калага тартыла… Авылда халык саны кими. Читтә яшәүчеләр Гөберчәкне бик нык сагынып кайта икән. Нигезләре булмаганнар, зиратка барып, әрвахларга дога кыла, аннан авыл  урамнарын әйләнеп, үткәннәрне искә төшерә. Бу очракта Мөхәммәт аганың «Бәхилләшү» романындагы шушы өзек искә төшә.

Әйе, авылдан ник киттем? Моның сәбәпләре кайда? Ильяс ник үз авылында түгел? Авылны тергезергә кирәк дип сөйләп тә, мин нигә анда күченеп кайтмыйм? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кайда? Йомгакның очы кайда? «Пәри тап, тап, биш балаңны буармын, бүген төнлә калдырмам, үзеңне дә буармын». Бала вакытта, үлән арасына төшеп, берәр әйберебез югалса, шулай такмаклый идек, һәм пәри, буылып үлүдән куркып, һичшиксез, теге әйберне табып бирә иде. Ә менә безнең сукмакларның башы кайда? Пәри, тап…

«Авылдан ник китәләр?» дигән сорауга Мөхәммәт Мәһдиев тә җавап таба алмаган. Беткән авыл сукмакларыннан йөргән журналист буларак, минем дә төгәл генә җавап ишеткәнем юк әле. Һаман бер сүз – эш юк, юл юк… Ни өчен китәләр? Бәлкем, бу сорауга бергәләп җавап эзләрбез.

Сәрия Мифтахова

Чыганак https://vatantat.ru/2022/12/98492/


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gobercak-avyly-bugen-nicek-iasi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение