События

Арчадан Светлана Гафарова икенче урынны яулады 20.12.2015

Арчадан Светлана Гафарова икенче урынны яулады

Татар илендә яшисең икән, татарча да яхшы бел, русча да сөйләш. Аеруча балалар бакчаларында эшләүче рус милләтеннән булган тәрбиячеләргә кагыла дисәк тә була моны. Чөнки туган телне өйрәнү, аңа мәхәббәт тәрбияләү шуннан башлана. Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге нәкъ менә рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә.

– Рус милләтеннән булганнарны татар теленә өйрәтү буенча яңа җыентык чыгарабыз. Анда сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, грамматик материаллар тупланган, – ди үзәк җитәкчесе Рузия Гарапшина.

– Икенче ел рәттән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән исем астында рус милләтеннән булган балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыклары республика бәйгесе үткәрәбез, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Бу үзенә күрә педагогик бәйрәм. Ул тәрбиячеләргә үсәргә, камилләшергә этәргеч бирә. Биредә педагогика өлкәсенең чын йолдызлары кабына.

“Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән икенче республика бәйгесен ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

– Бүген җиңәсезме сез, юкмы, исегездән чыгармагыз, бернәрсәгә дә карамастан, сез балалар мәхәббәтен яулавыгыз белән генә дә җиңүче, – диде ул конкурсантларга уңышлар теләп.

Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан килгән 15 тәрбияче көч сынашты. Алар башта “Мин – шәхес” дигән исем астында үзләре белән таныштырдылар. Өч минут эчендә сәхнәләштергән күренешләр тәкъдим итәргә дә, видеороликлар күрсәтергә дә, үзләре турында сөйләргә дә өлгерделәр. Кыскалыкта осталык, дип юкка гына әйтмиләр шул.

– Нәкъ рәссамнар кебек тәрбияче булып туарга кирәк. Кеше һөнәрен түгел, һөнәр кешене эзләп таба дигән гыйбарә дөрес ул. Мине дә бу һөнәр үзе эзләп тапты. Һәм мин балалар белән булган һәр көнемә сөенеп яшим.

– Кечкенәдән аралашучан булдым. Кызык- лы уеннар уйлап чыгара идем. Бәлкем, шуңа да тәрбияче һөнәрен сайлап алганмындыр. Хәзер кош-лар ничек кошчыкларын саклаган кебек, мин дә үз канат астымдагы балаларымны шулай саклыйм.

– Сәхнә турында хыялландым. Барып чыкмады. Үкенмим. Балалар белән эшләү өчен дә артистлык осталыгы кирәк.

Тәрбиячеләрнең бу сүзләрендә үк һөнәрләренә, балаларга мөнәсәбәтләре чагыла. “Балаларыбыз бәхетле булып үссәләр, туган телләрен белсәләр – безнең өчен чын бәхет шул”, – диде Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Гафарова.

– Светлана Гафарова 20 елдан артык тәрбия- че булып эшли, – диде аның турында җанатары, икенче балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Шакирова. – Бездә өч рус тәрбиячесе бар. Он-лайн курсларда, педагогика көллиятендәге милли кадрлар әзерләү үзәгендә татар телен үзләштерделәр. Ә кабатлау өчен ярдәмгә балалар килә. Бергәләп уйныйлар, шигырьләр өйрәнәләр. Узган ел тәрбиячебез Ольга Темячева икенче урынны алган иде, быел Светлана финалга чыкты.

Конкурсантларны бу көнне төрле яктан сынадылар. Тәрбиячеләр балалар белән (2нче һәм 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр) татар телендә уеннар  оештырдылар, сүзләрне тәрҗемә иттеләр, сәнгать өлкәсендә осталыкларын  күрсәттеләр. Аларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Эльвира Измайлова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Безнең Светлана Гафарова бәйгедә икенче урынны яулады. Кукмарадан Олеся Егорова – беренче, Әлмәттән Галина Кучумова өченче булды.

Гөлсинә Зәкиева

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение