События

Биналарда – тарих эзләре 10.12.2022

Биналарда – тарих эзләре

Ә тарихны безгә иләк аша иләп, сөзгеч аша сөзеп кенә җиткерәләр. Менә без узган гасырның алтмышынчы елларында Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Ике катлы кирпеч бина, подвал өлеше дә бар, анда да берничә класс укый иде әле. Соңрак куркыныч хәлдә дип, ул өлешен бикләп куйдылар.

Без үзебезнең тарихи бинада укуыбызны белмәдек тә.  Бактың исә, аны 1835 елда танылган бертуган сәүдәгәрләр Габделкәрим һәм Гобәйдулла Апанаевлар салдырган булган икән. Анда йөрүчеләр күбәю сәбәпле, 1863 ел ахырында бинаның төньягы өч тәрәзә аралыкка зурайтыла.

1794–1808 елларда менә шушы мәчеттә мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави имам-хатыйб була. Әлеге күренекле шәхес 1776 елда Түбән Курса (кайбер чыганакларда Югары Курса) авылында туа. Башлангыч белемне Малмыж өязе Мәчкәрә мәдрәсәсендә ала. Аннан дүрт ел Бохарада  укый.

Бохарадан туган авылына кайткач туганнары булышлыгында мәдрәсә салдыра. Кызганыч, ул мәдрәсәнең урыны да төгәл билгеле түгел инде.

Г.Курсави – философия һәм дин хезмәтләре авторы. Ул татарлар арасында дини реформаторлык эшен башлап җибәрүче. Диндә катып калганлыкны, торгынлыкны тәнкыйтьли, кешеләрне хакыйкатьне мөстәкыйль рәвештә эзләргә чакыра, хөр фикерлекне яклый, кеше акылына салынган богауларны өзәргә кирәклеген күрсәтә. Курсавидан калган төп сабак – кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен куючы беренче кеше Г.Курсави була. Г.Ибраһимов аны “Туачак көн йолдызы“ дип атый.

Г.Курсави 1812 елда хаҗ сәфәреннән кайтканда авырып китеп Төркиянең Истанбул шәһәрендә вафат була, шундагы  зиратта җирләнә.

Күпме тарихның шаһиты булган әлеге мәчет бинасы мәктәп  күчкәннән соң ятим бала хәлендә калгандай булды, күз алдында сүнә, сүрелә башлады. Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов төрле дәрәҗәдәге җыелыш-ларда, киңәшмәләрдә, очрашуларда әлеге мәсьәләне күтәрә килделәр, чаң кактылар. Кайларга гына хатлар, мөрәҗәгатьләр язылмады...

Аллаһның рәхмәте белән, тамчылар ташны барыбер тиште, боз кузгалды. “Республика, район җитәкчеләренә, депутатларга зур рәхмәт! – ди авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. – Мәчетне төзекләндерү өчен акча бүлеп бирелде һәм менә нәтиҗәсе күз алдында!“

Узган шимбәдә шушы тарихи мәчетнең манарасына ай кую тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, башка кунаклар катнашты. Алар үзләренең чыгышларында Г.Курсави мирасының кыйммәте, тарихи ядкәрләрне саклау турында әйттеләр.

Киләчәктә әлеге бинада китапханә һәм музей булачак.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/binalarda-tarix-ezlare


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение