События

Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул! 10.12.2022

Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул!

Янып, Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз калды.

Бу хәбәрне ишетүгә, күз алдына көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы  Дияз Вәлиәхмәтов килде. Шулар гаиләсеме икәнни?!

Тиз арада без бу сорауны ачыкладык. Дөрестән дә, икенче тапкыр янып йортсыз калучы Вәлиәхмәтовлар – көрәшчеләр гаиләсе булып чыкты. Баш мөхәррир белән хәлләрен белергә юлга чыгып киттек.

Янган йорт янында очраштык. “Әле дә кан басымым төшми, – дип каршы алды безне Фәридә Вәлиәхмәтова. – Башта чиләк белән су ташып сүндерергә тырыштык. Дүрт чиләк алып килгәннән соң бөтенләй егылганмын...”.

Кәчедән китәсе килми

Авыр хәлләр. Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул! Йортың тулы бала-чагаң булсын. Балалар да шушы кыен хис-тойгылар аша үткән бит инде! Ул кичерешләр берәүгә дә  язмасын. Йортлары янган Фәридә белән Динар алты баласы белән дә янган йорт янына килде. Биш малайга бер кыз. Олысы Русланга 17 яшь, Диязга 15 яшь, өченчесе Нияз – 13 яшь, Динара – 11 яшь, Рәмзил – 8 яшь, кечкенәсе Исламга 4 яшь. Фәридә Казанда “Нәфис”тә эшли. Вахта белән барып-кайтып эшләп йөри. Ә Динар – Коркачыкта бер оешмада каравылда тора, буш вакытларында эретеп ябыштыруда, төзелештә, кыскасы, кайда нинди эш бар. Үзе шулай, ди. “Иртән эштән кайтып, утырып ашадык кына, сәгать 9 тулып киткәч, 10нчы яртыларда шушы хәл килеп чыкты, – дип сөйли Фәридә. – Янгын сарайдан чыкты, электрдан”. “Казларга ашарга салып кына кергән идем”, – дип сүзгә кушылды Динар. “Бу безнең әни (Флера) үскән төп йорт иде, – диде Фәридә. – Әби-бабай янына килеп-китеп йөргән йорт. Ә беренче янган йорт ул без үскән йорт. Ул вакытта янгын мунчадан чыкты. Янгач, йортның нигезен эшләп куйган идек. Яңасын шунда саласы булыр инде. Кәчедән беркая да китәсе килми. Әлегә әтинең апасы Фәүзия апада яшибез. Үзебез әни белән – 9, Фәүзия апалар 4әү. Рәхмәт, сыйдырдылар. Торак мәсьәләсе тизрәк хәл ителсен иде...”. Фәридә Кәче кызы, Динар Божа егете. Фәридәгә 33 яшь. Бик яшьтән кияүгә чыккан. Динар белән менә инде 17 ел гомер итәләр.

Таулар күчерә торган балалар

“Мин олы балалары Русланның сыйныф җитәкчесе идем, – дип сөйләде безгә Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин. – Мәктәптә укучы барлык балалары да спорттан яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Әти-әниләре Фәридә белән Динар бик кешелеклеләр. Җыелышларга киләләр, кызыксыналар. Укытучыларга ихтирам белән карыйлар. Балаларының өс-башларын карап, тәртип белән йөртәләр. Әйтелгән эшне башкаралар. Аларның укытучыларны гаепләгәннәрен бервакытта да ишеткәнем булмады. Балаларына уку кирәк-яракларын вакытында алып бардылар. Ашау яклары да начар түгелдер, күпләп кош-кортлар тоталар. Олы уллары Руслан эшкә бик булган, ярдәмчел, класста лидер булды. Дөресен сөйли иде, ялганламады. Гер күтәрү буенча район чемпионы булды. Шашка буенча күп тапкырлар район призчысы. Дияз 9 сыйныфта укый, шулай ук спортны ярата. Үзегез беләсез, көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, эшкә әрсез. Шашка буенча күп тапкырлар район чемпионы, кул көрәшендә шулай ук район чемпионы. Мәктәптә иң  ышанычлы, ярдәмчел егетләрнең берсе. 7 сыйныфта укучы Нияз көрәш буенча күп тапкырлар район призчысы, чемпион. Волейбол буенча район командасы белән республика ярышларында катнаша. Класста лидер. 5 сыйныфта укучы Динара шулай ук класста лидер. Волейбол буенча район чемпионы, республика ярышларына бара. Шашка буенча район ярышларында катнаша. 2 сыйныфта укучы Рәмзил көрәш буенча район чемпионы. Гомумән, Вәлиәхмәтовлар тәртипле балалар. Аларга эш кушып торсаң, таулар күчерә торган балалар алар”.

Кәче авылыннан, хәзер Арчада яшәүче, Кәче мәктәбе укытучысы  Эльмира Мөхәммәтшина: “Мин Кәче мәктәбендә Вәлиәх-мәтовларның икесен башлангычта укыттым, – дип сөйләде. – Әниләре Фәридәне кечкенә вакыттан беләм. Безнең күршеләр иде алар.  Фәридәнең әти-әнисен дә, әби-бабасын да беләм. Алар бик тәртипле, чиста-пөхтә кешеләр. Вәлиәхмәтовлар гаиләсе башта Фәридә үскән йортта яшәделәр. Ике яклы йорт иде ул. Балаларын укыткач, минем аларга кергән булды. Ишле гаилә булса да, өйдә тәртип иде. Фәридәнең әтисе вафат инде, әнисе Флера апа исән-сау”.

1957 елда төзелгән йорт бу

15 еллап кеше тормаган. Йорт белән бергә, әлбәттә, электр чыбыклары да туза. “Өй эчендәге электр чыбыклары алмаштырылган иде, – диде Фәридә. – Авыл җирлеге алмаштырды. Янгын сарайга сузылган озынайткычтан чыккан. Өзәргә онытылган...”. “Янгын бик тиз җәелде, – диде Динар. – Сарай, йорт агачтан бит. Сарай өстендә печәнлектә печән. Янгын машиналары да тимер юл аша чыгу юлында, составларның үткәнен көтеп, тоткарландылар. Йорт әйбәт иде. Сап-сары бүрәнәле, чип-чиста иде...”.

Йортның, сарайның стеналары ярым-йорты утырып калган.  Эчтә йөрәкне әрнетеп, песи кычкырган тавыш ишетелде. Әнә үзе дә, саргылт, матур песи. Таныш тавышларны ишетеп, кычкыра ул. “Безнең песи, икенчесе дә бар иде, ул күренми, әллә яндымы икән?!” – диде балалар. Суыткыч кырыенда янган каз түшкәләре аунап ята. “Быел казны 45не алдык, – диделәр. – Әкренләп эш итә бардык. Ярый әле, мотоблок янмады, аның белән аз булса да акча эшләп була”. Дөрестән дә, ишегалдында янгыннан исән-имин калган мотоблок тора. Урам якка карап торган тәрәзәләрдә тормыш әсәре калмаган. Пыялалары коелып төшкән, эчтә караңгылык. Әле кайчан гына балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган йорт бит бу! Ямансу... Ә шулай да күңелне төшермик, килер бер көн, бу урынга һичшиксез яңадан тормыш әйләнеп кайтачак.

Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә тырышып йөрүчеләрнең берсе – шушында янәшәдә генә яшәүче Фәнисә Галәвиева. “Ярый әле янгын таралмады”, – дип шөкер итә ул. Вәлиәхмәтовларга булышырга тырыша. Матди ярдәм җыю белән дә шөгыльләнә. “Менә бүген машинам белән Арчага илттем үзләрен, – диде Фәнисә. – Башта янгын частена, аннан район башлыгына керәбез, диделәр. Нинди хәбәрләр белән кайтырлар?”.

 “Янгач, район башлыгы Илшат Габделфәртович та хәлебезне белеп китте. Квартирга күп балалыларга субсидия чиратына торабыз, – дип сөйләде Фәридә. – Әмма чират җитми әле. Район җитәкчеләре Арча станциясеннән арендага ике бүлмәле фатир тәкъдим иттеләр. Балаларның моннан китәселәре килми. Алар Кәче мәктәбенә ияләнгән, тренерлары да мәктәптә көрәш секциясе алып бара. Балаларга монда уңайлы. Рәхмәт ярдәм итеп торалар, үзебезнең авыл халкы да, күрше Фәнисә, күрше-тирә районнар да, күмәк көч белән Кәчедә тиз арада йорт җиткереп чыксак, яхшы булыр иде”.

Рәхмәт, халык булыша

Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев: “Бу мәсьәлә буенча эшлибез, – дип сөйләде. – Авылда буш йортлар бар үзе. Әмма кертүче юк. Рәхмәт, халык булыша үзе. Акча белән дә, кием-салым, азык-төлек белән дә. Кәчедән Фәнисә Галәвиева бик булыша. Телефон номерына беркетелгән банк исәбенә акча җыю белән дә ярдәм итә. Көн саен  күпме акча җыелган – безгә хисап тота. Анда барысы да күренеп тора: күпме акча кергәне”.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова: “Район башлыгы Президентка хат язды, күп балалыларга  торак өчен каралган субсидияне чиратсыз бирү хакында. Җавап көтәбез. Республикада Вәлиәхмәтовлар гаиләсе торакка субсидия алу буенча чиратта 93нче булып тора”.

Хөрмәтле газета укучылар, оешма җитәкчеләре, тамчыдан күл җыела дигәндәй, әйдәгез, ярдәм итик Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә. Балалар хакына. Салып куйган нигезгә йорт җиткереп чыксыннар. Акчаң булса, аны бик тиз дә эшләп була.

Акча күчерү өчен реквизит: 89083496906 -  Галявиева Фаниса Фанисовна. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршеләре.


Румия НАДРШИНА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ike-tapkyr-iortyn-iansyn-ale-ike-iort-bit-ul


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение