События

Сайлап алынган энҗе бөртекләре 29.12.2022

Сайлап алынган энҗе бөртекләре

Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде.

Анда сәләтле, олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, укуда алдынгылыкны бирмәгән балалар катнашты. Традиция буенча бу көнне югары сыйныф укучыларының иң-иңнәре белән район башлыгы Илшат Нуриев очрашты, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.

– Иң сөенечлесе – барыгыз да таза-саулар. 5400 бала арасыннан сайлап алынган энҗе бөртекләре сез. Татарлар татарча, руслар русча сөйләшергә оялмагыз, башка телләрне дә өйрәнегез. Һәр кешегә кимендә бер чит тел белү мөһим, – диде район башлыгы. – Һәрберегез безгә кирәк. Һәрберегезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Туган авылыгызда калсагыз да, читкә китсәгез дә, Арча ягыннан булуыгызны онытмагыз. Сәламәт булыгыз.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина да катнашты һәм укучыларга үз теләкләрен җиткерде.

– Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Әмма алган белемем буенча эш таба алмадым. Шунда бер танышым тәкъдиме белән тегүче һөнәрен үзләштердем һәм тегүче булып эшләдем. Теләгем шул, бер эштән дә курыкмагыз. Сезнең өчен бөтен ишекләр дә ачык һәм барысы да сезнең кулда. Әмма шуны онытмагыз – сез – арчалар, – диде ул.

Соңыннан очрашуда катнашканнар Илшат Нуриев белән бергә фотога төште. Ә без район башлыгына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Габделфәртович, сез ничә ел рәттән инде сәләтле укучылар белән очрашасыз. Ничек уйлыйсыз, аларның уй-фикерләрендә, биргән сорауларында үзгәреш сизеләме?

– Сизелә. Быел мәктәпләргә дәресләргә дә йөрибез. Балалар елдан-ел акыллылана, дип әйтимме. Аннан мәгълүмат та бик күп бит. Аларның сораулары да уйланылган, фикерләре дә төплерәк кебек тоелды миңа. Бәлкем ялгышамдыр да. Кайберләре онытылып та киткәндер. Без бит эмоцияләр белән яшибез. Мин менә бүген үземә шулкадәр күп яхшы эмоция җыйдым, бер атнага җитәрлек булды дип уйлыйм. Аларның барысы да акыллы, төпле фикерле, тәртипле. 5400 бала арасыннан җыйнап алынган энҗе бөртекләре бит алар.

– Сораулары күбрәк район тормышына кагыла. Андый сораулар бирү алар өчен иртәрәк түгелме әле?

– Нишләтәсең бит. Күп мәгълүмат булуы аларны иртә олыгайтамы соң инде? Алар барыбер безнең тормыштан аерылып яши алмый. Кайда нәрсә икәнен күрәләр. Элек газеталардан гына укыган булсалар, хәзер телефонда секунд эчендә чыга. Укыйлар. Аннан аларның иртәрәк тормыш белән янып яшәүләре кадерлерәк тә. Димәк, алар районны күбрәк яратырга тиешләрдер, дип уйлыйм.

– Яшьләр арасында туган якларында калырга теләүчеләр, калучылар күпме?

– Мәктәпләргә очрашуларга йөрибез без. Күбесе калабыз, дип сөйләшә. Районда кеше саны кимеми бит, димәк, авылда калалар да.

– Сез мәктәпләрдә очрашулар оештырабыз, дидегез. Нәрсәне күздә тотып эшләнә ул?

– Районда нинди эшләр башкарыла, нинди яңалыклар бар – бу хакта укучылар белми. Үзебезнең команда белән сөйләштек тә, шуларны аңлату максатыннан дәресләр үткәрергә булдык. Анда район, республика тормышы белән таныштырабыз, илдәге үзгәрешләр турында сөйлибез, патриотик тәрбиягә дә тукталабыз һәм гаилә кыйммәтләре турында да аңлатабыз. Башка районнардагы кебек бездә дә ун яңа өйләнешкән парның кырык проценты таркала. Мәктәп яшендә үк гаиләдән дә кадерлерәк нәрсә юк икәнен  төшендерергә кирәк, минемчә.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sailap-alyngan-ene-borteklare


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение