События

Субаш Аты традицияне бозмый 05.01.2023

Субаш Аты традицияне бозмый

Алар быел да аны бозмады. Бүген  дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Хуҗалардан тыш турнирда Кукмара районыннан Аш- Бужи,  Әтнәдән Күәм һәм Яңа Иябаш командалары катнашты. 

Турнир оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә,чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә. 

- Барысын да авылдашлар белән киңәшләшеп бергә башкарабыз, - ди шушы авылның хоккей фанаты Илһам Шакиров. - Безнең команда районда да, аннан читтә үткән ярышларда актив катнашып килә. Ике ел рәттән Әтнә хоккей лигасын оттык, башка турнирларда да җиңгәнебез бар. Призга бирелгән акчаны башкалар кебек таратмыйбыз без, авыл кубогын үткәрү өчен тотабыз.

Имәндә икән чикләвек. Ә мин берәр зуррак иганәчеләре бардыр дип торам.

Авыл халкының бу уенны үз итүләре әллә каян күренә. Бүген дә шугалакка олысы-кечесе җыелган. Һәр кергән алканы алкышлар белән шаулашып билгеләп үтәләр. Менә кайда тәрбияләнә ул кече Ватанны ярату һәм горурлык хисе!

Уенчы егетләр дә авылдашлары алдында сынатмады һәм кубокны читкә җибәрмәде. Икенче урын Аш- Бужи хоккейчыларында , Күәм егетләрендә бронза.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/subas-aty-tradiciiane-bozmyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение