События

Арча стадионында чаңгы ярышы булды 06.01.2023

Арча стадионында чаңгы ярышы булды

5 нче январь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышларда Иске Кырлай, Урта Курса, Тубэн Аты, Арчаның 1 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләре укучылары катнашты. Эстафета аерым-аерым егетләр һәм кызлар командалары (командада 4 кеше) арасында узды.

Егетләр арасында 1 нче урынга Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе командасы чыкты. 2 нче урында җыелма команда (5, 6 нчы мәктәпләр, Тубэн Аты мәктәбе), 3 нче урында Иске Кырлай мәктәбе командасы.

Кызлар арасында 1 нче булып килгән команда тулы тугел иде. Анда 2 кыз (Батыршина Ралина - 6 нчы мәктәп һәм Абдуллина Таңсылу - 5 нче гимназия) икешәр этап чаптылар. Финишка 2 нче булып Иске Кырлай мәктәбе кызлары килде. Аларның барысына да 1 нче урын бирергә булдылар. 2 нче урында - Урта Курса мәктәбе командасы.

Оештыручылар, алдагы эстафета  ярышларында кубрэк мәктәпләр катнашса иде, дигән теләктә кала.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-mtadionynda-bugen-cangy-iarysy-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение