События

Итекле хоккей нәтиҗәләре 04.01.2023

Итекле хоккей нәтиҗәләре

Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була,чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр уткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек. 

Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.

Быелгы турнирда  командалар саны тагын да арткан. Традиция буенча ел да катнашып килүче район администрациясе, мәгариф идарәсе, спорт мәктәбе,  эчке эшләр бүлеге командаларына Казаннан кайткан кунаклар һәм көрәшчеләр командалары да өстәлгән.

Быелгы турнир кубогына полиция хезмәткәрләре командасы лаек булды.

2 урын - мәгариф идарәсе; 
3 урын - "Арча" спорт мәктәбе; 
4 урын - көрәшчеләр командасы.

Видео https://www.youtube.com/watch?v=xq0dJGNSAOY

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/itekle-xokkei-natialare

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-itekle-xokke-uinyilar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение