События

Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк. 02.01.2023

Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк.

Безгә бу турыда Кәчедән Фәнисә Галәвиева хәбәр итте.

- Төзүчеләр йортны күтәрә башладылар, - диде Фәнисә. - Әмма эшкә кеше җитми. Бәлки булышырга кеше табылыр.

Без йортның төзелә башлавын ишетеп сөендек. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Район хакимияте, Кәче авыл җирлеге, күршеләре Фәнисә Галәвиева, туганнары һ.б. ярдәме белән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе урамда калмады. Алар бүген Арча станциясендә күп фатирлы йортта вакытлыча яшиләр. Балалар Кәче мәктәбендә укыйлар. Йортны тиз тотсалар әйбәт булыр иде. Ә аның өчен йорт төзелешенә кеше кирәк. Кәче авылыннан Мөхәммәтшин Раиф, Назаров Альберт, Закиров Фәнис, Вәлиәхмәтов Айнур һәм Алмаз - әлегә йортны шушы егетләр күтәрә. Аларга ярдәмчеләр кирәк. Булышырга теләүчеләр табылыр дип ышанабыз. Күршеләре Фәнисә Галәвиеваның телефоны: 8 962 553-41-78. Гаилә башлыгы Динар Вәлиәхмәтовның телефон номеры: 8 950 314-87-00. Бәлки акчалата ярдәм итүчеләр дә табылыр. Акча күчерү өчен реквизит: 89083496906 -  Галявиева Фаниса Фанисовна. (Сбербанк картасына беркетелгән) - Вәлиәхмәтовларның күршесе.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kacedan-oilare-iangan-6-balaly-valiaxmatovlarga-iana-oi-ku...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение