События

Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне! 10.01.2023

Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!

Бүген, 10 гыйнвар көнне, якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  Гаптрәүф Нуриев  1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Театр мәктәбендә укыту эшчәнлеген, 1977 елда  татар сәхнә теле укытучылары мәктәбенә нигез салган, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы һәм сәнгать эшлеклесе, беренчеләрдән булып Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенә лаек булган Асия Хәсән кызы Хәйруллина җитәкчелегендә башлый. Һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан, 1978 елдан 1980 елга кадәр Мәскәү дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС/РГТИ) сәхнә теле кафедрасы мөдире, дөньякүләм мәшһүр профессор Ирина Петровна Козлянинова кул астында белемен һәм укыту тәҗрибәсен арттыра. Шуннан  бирле ул Казан театр училищесында сәхнә теле укыта. 1989 елга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының фәнни-методик үзәгендә эшли. Казан дәүләт университетында дәресләр алып бара. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының  рус мәктәбендә татар теле укыту кафедрасы профессоры.           

«Татар драматургиясе поэтикасы» темасын фәнни яктан өйрәнеп, Гаптрәүф Салих улы хәзерге татар әдәби теленең яңгырашы, татар драма әсәрләренең әдәби яктан эшләнеше, тел чараларының сәнгати кулланылышы мәсьәләләренә игътибар итә. Тирән эзләнүләре нәтиҗәсендә ул 1996 елда «Татар сәхнә сөйләме» темасына кандидатлык һәм 2002 елда «Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы» темасына докторлык  диссертацияләрен яклый. Якташыбызның «Татар сәхнә теле» (1998), «Сәнгатьле уку» (2000), «Татар классик драматургия поэтикасы» (2001), «Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы» (2002), «Гамәли риторика» (2003,2004), «Татар сөйләме культурасы: орфоэпия, дикция»  (2006), «Бәләкәй чичәннәр» (2007), «Сәнгатьле сөйләм» (2009), М. Ф Кашапова белән бергә «Сөйли белгән морадына ирешкән» (2010), башка авторлар белән бергә «Дини риторика» (2015,2017), «Сөйләм технологияләре» (2017), А.Х. Хәйруллина белән бергә «Сәхнә теле» (2004,2017), Н.Н Сабирҗанов белән бергә «Балалар риторикасы» (2019) монографияләре, 20 дән артык укыту-методика ярдәмлекләре, татар, рус, төрек телләрендә Новосибирск, Пермь, Екатеринбург, Мәскәү, Әнкара шәһәрләрендә 80 гә якын фәнни-гамәли мәкаләләре басылып чыкты.

Казан театр училищесында  сәхнә теле серләренә өйрәтеп ул үзен оста, сәләтле, уңган белгеч буларак танытты. Аның укучылары республикабызның мәдани тормышында нәтиҗәле хезмәт итәләр. Алар арасында Габдулла  Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Ренат Аюпов, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев, Татарстан Республикасының халык артисткасы Хәния Фәрхи, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Резеда Төхвәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Кәрим  Тинчурин исемендәге комедия һәм драма театры әдәби бүлек мөдире, Татарстан Республикасының атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов, «Яңа гасыр» телеканалы дикторы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, Татарстан Республикасының халык артистлары Илфат Камалиев, Фәнис Кәлимуллин һәм башка бик күп артислар Өфө, Алабуга, Туймазы, Мәскәү, Яр-Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләре профессиональ театрларында, өстәмә белем бирү учереждениеләрендә остазларының юлыннан китеп, киләчәк сәхнә йолдызларына әдәби сөйләмебезнең нечкәлекләрен, сәхнә теленең алым-күнекмәләрен тапшыралар.

Һөнәрләре сөйләм белән бәйле яшьләргә дә Гаптрәүф  Нуриев киңәшләрен бирә, методик һәм гамәли ярдәмен күрсәтеп килә. 2002-2018 елларда профессор Нуриев Татар дәүләт гуманитар-педагогика, Казан дәүләт (хәзер – федераль) университетларында, Россия ислам институтында – сәнгатьле уку, риторика дәресләрен укытты. «Яңа гасыр», «Татарстан» телерадио компаниясе алып баручы,  диджей, редакторлары (Р.Гайзуллин,  Г.Сафарова, З.Зиннуров, И.Хафизов) сөйләм осталыгы буенча беренче адымларын аның дәресләрендә ясадылар.

Гаптрәүф Нуриевның укучылары Халыкара, Бөтенроссия күләмендәге фестивальләр, ярыш-бәйгеләрдә катнашалар. Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь укучылар конкурсында Гран-при ияләре (Ришат Әхмәдуллин – 2012ел, Гөлләрия Сибгатуллина – 2017, Рамазан Йосыпов –2018), Халыкара II «Живое русское слово» (2015) конкурсында рус телендә чыгыш ясап, татар курсы укучылары Руслан Әюпов (Яр-Чаллы татар дәүләт театры артисты) һәм Марсель Закиров (Татар дәүләт филармониясе артисты) Пермь шәһәрендә «Яңа чор әдәбияты» номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Казан дәүләт мәдәният институтында узган Шәүкәт Биктимиров исемендәге «Әлмәндәр варислары» театр сәнгате фестивалендә (2019) «Туган телем – очар канатым » программасы белән «Нәфис сүз» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар, ә Биләр-Арт форумында (2019) алар театр, җыр сәнгате юнәлешендә 7 лауреат дипломы яуладылар. 2019 елда профессиональ сәхнәгә басачак укучылар «Тукай мәнгелек», һәм Фәтхи Бурнаш әсәре буенча куелган «Таһир-Зөһрә» спектакльләре белән Чувашстан Республикасы татарларының, Кайбыч, Арча районы мәктәп укучыларының һәм өлкән буын тамашачыларының  ихтирамын яуладылар.

Г.С Нуриев авторлык программасы буенча эшләүче югары һөнәри белем-күнекмәләргә ия укытучы, 2000 нче елдан бирле уку йортында сәхнә теле предметы укыту-методик комиссиясен җитәкли, дәресләрен актерлык осталыгы, җыр, сәхнә хәрәкәте бәйләнешендә оештыра, башка курсларны укытучыларга ярдәмен кызганмый, үзенә алмаш әзерләүне дә кайгырта. Аны күп вакыт Бөтенроссия, Татарстан Республикасы проектларына, конкурсларына  җюри  әгъзасы,  киңәшче, эксперт буларак чакыралар.

Г.С Нуриевның нәтиҗәле педагогик эшчәнлеген югары бәяләп аңа 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005), Татарстан хөкүмәтенең «Таяныч һәм өмет» гранты (2010), халыкара конкурста II дәрәҗә «Педагогик осталык» дипломы (2015, Пермь шәһәре), Казахстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге (2010) һәм Татарстан театр эшлеклеләре берлеге (2018) рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасының Урал регионындагы даими вәкиллеге рәхмәт хатлары (2009,2019), Россия мәдәният министры В.Р Мединскийның рәхмәт хаты (2017) белән бүләкләнде.

Гаптрәүф Нуриев районыбыз белән даими элемтәдә яши, җәйләрен  авылда үткәрә, иҗат итү өчен көч һәм энергия туплый. Студентлары белән район мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында кызыклы очрашулар үткәрә, мастер-класслар оештыра. Быел Театр елы  һәм Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Таһир-Зөһрә” риваять – трагедиясен күрсәттеләр. Урта Бирәзә, Наласа, Яңа Кенәр, Апаз, Шушмабаш, Лесхоз авылларында аны укучылар да, яшьләр дә, олылар да яратып кабул иттеләр. Театр сәнгатен үстерүгә һөнәри тәҗрибәсен файдаланып, татар телен саклауга һәм яшьләргә сәхнә телен өйрәтүгә бәяләп бетергесез хезмәт куючы якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриеа безнең районыбызның горурлыгы.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Чыганак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/skhn-tele-ostasy

Фото: https://vk.com/id721195484



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение