События

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2022

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!

Хөрмәтле Якташлар! 

Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2023 ел белән котлыйм! Узып баручы 2022 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз. 

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2023 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Кадерле дуслар! Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат авазлары белән тулы булсын. Туган һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын. Яңа ел тормышыбызга – муллык, йортларыбызга иминлек, һәркемгә бәхет китерсен. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булыйк! 

Яңа ел котлы булсын!

Ихтирам белән “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ф.Н. Мөсәгыйтов




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение