События

Быел Яңа ел алдыннан Арча бигрәк тә матур 24.12.2015

Быел Яңа ел алдыннан Арча бигрәк тә матур

21 декабрьдә район комиссиясе оешма, предприятие, учреждениеләрнең Яңа елга әзерлеген карарга чыкты. Станция ягында “Шатлык” балалар бакчасы, 7нче номерлы урта мәктәп, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, Арча “КСМы” коллективлары күңел җылысы биреп, яхшы әзерләнгәннәр.

22 декабрьдә Арчаның үзендәге оешма, предприятие, учреждениеләр дә булдык. Арчаның өченче мәктәбе шәп әзерләнгән! Беренче номерлы урта мәктәп, 5нче гимназия, барлык балалар бакчаларына, тырышкан һәр коллективка рәхмәттән башка сүз юк.

Кайбер предприятие, оешмалар Яңа елга әзерләнүне дәвам итәләр.

Яңгырлар куелган хезмәтне юкка чыгармасын инде, тизрәк кыш килсен.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение