Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Кем сокланмас сезгә карап бүген
Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.
Матур теләкләр яңгырады. 35 ел бергә гомер иткән ир белән хатын, әти белән әни өчен балаларының рәхмәтен, оныкларының котлау сүзләрен ишетү – менә шунысы иң зур бәхет, иң кыйммәтле бүләк.
Илшат Ташкич егете. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң читкә чыгып китми, туган җирлегендә җиң сызганып эшкә тотына ул. Шул вакыттан соң 42 ел үтеп тә киткән инде. Машина, трактор, комбайн... Барысын да биш бармагы кебек белә, барысында да эшли Илшат. Хезмәте югары бәяләнә дә. Бу аның мактау кәгазьләре, мактаулы исемнәреннән үк күренә.
Ә Фәнисә күрше Пүчинкә-Поник авылыннан. Аның да 36 еллык хезмәт стажы бар.
– Кечкенәдән беләм мин аларны. Икесе дә бик тырыш гаиләдән. Үзләре дә бик булган, балаларын да хезмәт сөючән итеп үстерделәр, – диде әлеге парны мәрҗән туйлары белән котларга килгән Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин.
Илшат белән Фәнисә ничек бер-берсен тапкан? Танышу тарихлары буенча соңыннан Фәнисәнең үзе белән серләшеп алдык. Бик ачык, аралашучан ханым булып чыкты ул. Шунда ук күптәнге танышлар кебек сөйләшеп тә киттек.
– Мин Ключищеда укыдым. Кибете, мәктәбе, клубы булган зур авыл иде ул. Рус сыйныфында белем алдым. Бишенче сыйныфка кадәр. Аннан мәктәп ябылды, авыл да бетте. Алтынчы сыйныфка Сеҗе мәктәбенә төштем. Бер сүз татарча белми идем. Наилә исемле татар теле укытучысы безнең белән азапланды инде. Өр-яңадан татарча укырга, язарга өйрәндем, – диде ул. – Укырга Пүчинкә-Пониктан Ташкич аша йөрибез бит. Ике авыл балалары барыбыз бергә. Җәяү. Кайчак машина да эләгә. Илшат та шунда. Ул миннән ике яшькә олырак. Сигезенче сыйныфта иде. Сөйләшә торгач, бер-беребезгә якынаюыбызны, ике арада җылы хисләр барлыкка килүен тойдык. Мәктәпне тәмамлагач Илшат Үрнәккә училищега китте. Аннан армиягә. Мин аны озатып калдым һәм көтеп тә алдым.
Фәнисә үзе мәктәптән соң Казанга китеп кооператив техникумга укырга керә. Диплом алгач Арча ягына кайтып, Курса сельпосында эшли башлый. 1987 елда Илшат белән Фәнисә гаилә корып җибәрәләр.
– Беренче балабыз туды. Кыз иде. Тик гомерле булмады. “Гел юлда йөрисең. Шул ярамагандыр”, – диде Илшат. “Коммунист” колхозы конторасына күчтем. Хисапчы булдым, аннан склад мөдире, лаборант итеп куйдылар. Сыер да саудым. Әмма авырып эштән китәргә туры килде.
Котдусовлар биш бала тәрбияләп үстерә. Дүрт кыз һәм бер малай. Хәзерге вакытта бер кызлары гына яннарында. Ул да Үрнәктә укый. Калганнары гаиләле. Сигез оныклары бар.
– Илшат та, мин дә эштән кайтып кермәдек. Мин декрет ялын да күрмәдем. Соңгы баладан соң гына бераз ял алдым, – диде Фәнисә. – Кайнана белән кайнатам, мин аларны әни, әти дип йөрттем, бик булыштылар. Әни өйдә балалар белән кала. Без кайтышка ашарга пешкән, өй җыештырылган, балалар белән бар да тәртиптә. Әти минем өчен эшкә дә менеп китә иде. Ул механик булган кеше, бөтенесен белә. Икесе дә вафат инде, бер-бер артлы киттеләр. Әти үлгәнгә дә ун ел булды. Аларга мин чиксез рәхмәтлемен, һәрчак сагынып искә алам.
– Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ул гаилә учагын саклап калучы, үз үрнәгендә балаларын тәрбияләүче, балаларга гаилә җылысын бирүче. Ә ир-ат хатынының, балаларының ныклы терәге, – диде юбилярларны котлап районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Киләчәктә дә шулай матур пар булып, гаилә учагыгызның утын сүндермичә озак яшәгез.
Фәнисә һәм Илшат Котдусовлар тантаналы шартларда ЗАГС бүлегенең Дан китабына кулларын куйдылар. Юбилярларга бүлекнең символик бүләге тапшырылды. Аннан үзләрен гаилә вальсына чакырдылар. Булат Бәхтияров башкарган җырлар да Илшат белән Фәнисәгә бәйрәм бүләге буларак яңгырады. Әмма алар өчен бүләкләрнең иң кадерлесе – әлеге шатлык-лары белән уртаклашырга килгән балалары, оныкларының котлаулары булды.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kem-soklanmas-sezga-karap-bugen