События

Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр 20.01.2023

Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр

Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елына багышланган “Алдынгы галимнәр – Татарстан укытучыларына” төбәкара кышкы педагогик сессия үтте.

Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.

“Без сезне Арча педагогия көллиятендә, Казан артында сәламләвебезгә чиксез шат, – диде, кышкы сессияне ачып, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Бүгенге форум Татарстанда Укытучы һәм остаз елына багышланган чараларны ачып җибәрә. Һәр ел башында уку елының икенче яртыеллыгы башлана. Безнеңчә, укытучыларга да эшне дәвам итү өчен илһам чыганагы кирәк. Билгеле шәхесләр белән танышу, алар белән аралашу, аларның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү, “Катлаулы әйберләр турында гади итеп” форматында галимнәр белән аралашу укытучыларның үз-үзләренә ышанычын арттырыр, аларга эшләрендә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Бүгенге чарабызның максаты да шул”.

Сессия эшчәнлегендә шулай ук район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

“Сез безнең өчен зыялылык үрнәге, сез һәрвакыт алдынгылар рәтендә, – дип укытучыларга мөрәҗәгать итте Илшат Нуриев. – Безнең киләчәк – сезнең кулларда. Сез нинди киләчәк тәрбиялисез, без шундый киләчәктә яшәячәкбез. Укытучы һөнәре беркайчан да онытылмый. Ничә яшьтә булсалар да, укытучылар үзләренең укучыларында яши. Мин, мәсәлән, әлегә кадәр үземне мәктәптә укыткан укытучыларымны хәтерлим. Аларның күбесе инде бу дөньяда булмаса да, мин исән вакытта алар яшәячәк. Сезнең барыгызга да “Афәрин” диясе килә. Бик зур рәхмәт сезгә. Укытучы әле ул балаларны гына тәрбияләп калмый, үз өстендә дә күп эшли торган шәхес. Барыгызга да яңа елда уңышлар телим”.

Сессиянең пленар өлешендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков, Казан федераль университетының Алабуга институты ректоры Елена Мерзон, Брянск дәүләт университетының 20 гасыр әдәбияты кафедрасы профессоры Олег Парамонов, доцент, Әстерхан өлкәсе мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Игорь Корнильев, Казан педагогия көллияте директоры Анфиса Җәләлова, Мәскәү шәһәренең Тел һәм баш мие үзәге доценты Айгөл Ханова чыгыш ясады. Сессия булгач, чыгыш ясаучыларга кызыклы сорауларга да җавап бирергә туры килде. Мәсәлән, “Тормышыгызда иң зур горурлыгыгыз нәрсә?” – дигән сорауга Илшат Нуриев “Татарстанда тууым белән горурланам”, – дип җавап бирде. “Телефоныгыздагы иң үзенчәлекле кушымта нинди?” Бу сорауга Илгиз Халиков җавап бирде: “Татар теле клавиатурасы”. “Тормышыгыздагы иң әйбәт көн нинди?” “Әгәр балачакка кайта алсагыз, үзегезгә нинди киңәш бирер идегез?” кебек сораулар киңәшмәне җанландырып җибәрде.

Пленар өлештән соң галимнәр белән фикер алышу төрле төркемнәрдә дәвам итте. Сессиядә катнашучылар гомуми яңартылган федераль дәүләт стандартларының үзенчәлекләре, укыту процессын төзегән вакытта төрле алымнар куллану турында сөйләште. Шулай ук мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа технологияләр куллану тҗрибәсе белән уртаклаштылар, укучыларда рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр тәрбияләү турында фикер алыштылар.

2022 елның 27 июнендә Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итү турында Указга кул куйды. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әлеге Указны шәрехләде:

“Президентның 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итү турындагы карары әлеге һөнәр ияләренең җәмгыятьтә югары урын алып торуы, аларның мөһим эш алып барулары турында сөйли. Без укытучы һөнәренең абруе артуын күрәбез. Педагогик уку йортларына максатчан укучылар килә, яшь белгечләр зур кызыксыну белән укытучы эшенә алына, тәҗрибәле остазлар аларга һәрьяклап ярдәм итә, һөнәри бәйгеләр үткәрелә, педагогика өлкәсендә яңа йолдызлар кабына. Без укытучы һөнәре яңа дәрәҗәгә чыксын өчен үзебездән торганның барысын да эшлибез. Мәсәлән, хисапларны киметү буенча башлангычларны хуплыйбыз. Шулай ук берәр белгечкә үз мөмкинлекләрен төрле бәйгеләрдә ачарга мөмкинлек бирәбез. Укытучы һәм остаз елы кысаларында үтәчәк һәр чараның укытучы һөнәре абруен арттыруда  мөһим роль уйнаячагында шигем юк”.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-pedagogiia-kolliiatenda-ukytucy-ham-ostaz-elyn-acyp-i...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение