События

Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды 23.01.2023

Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды

2021 елдан бирле Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаевның якты истәлегенә хоккей ярышлары уздырылып килә. Традицион рәвештә биредә дүрт команда ярышып, күчмә кубок өчен көч сынашалар. Арча районыннан Яңа Кенәр, Югары Аты, Яңа Кырлай һәм Киров өлкәсеннән Урта Өшен авылы командалары - ел да гыйнвар аенда Яңа Кенәр шугалагына җыелучы командалар. 

Югары дәрәҗәдә оештырылган ярышларның быелгысы да Альберт Урузбаевның улы, бертуганнары, сыйныфташлары, дуслары һәм авылдашлары ярдәме белән узды.

"Моннан өч ел элек мондый ярышлар уздыру идеясен миңа күршеләребез Хәниф Әхмәтов һәм Рафис Муллагалиев бирде. Әтиемне ел да шулай итеп искә алу фикере миңа бик ошады. Чөнки әтием үзе дә балачагыннан хоккей уйнап үсеп, Яңа Кенәр хоккей командасының иң яхшы уенчыларының берсе булган кеше. Авылыбыз шугалагында барган әлеге уеннар әтием рухына дога булып барып ирешсен дигән теләктә калам. Ярышларны оештыруда ярдәм иткән барлык дусларыма, авылдашларга, әтиемнең дусларына һәм рухи яктан миңа көч биреп торучы әниемә, үземнең гаиләмә чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Өч ел дәвамында уеннарны оештыруда аеруча зур өлешен кертүче Илнар Мәгъсумовка аерым рәхмәт ", - диде Альберт Урузбаевның улы Роберт.

2019 елның 16 гыйнварында Альберт Урузбаевның кинәт йөрәге тибүдән туктый. Бер атна элек кенә 55 яшьлек туган көнен уздырган Альбертның үлеме бөтен кеше өчен аяз көнне яшен суккан кебек көтелмәгән хәбәр була ул вакытта. 

Бүгенге ярышлар исә аның ни дәрәҗә хөрмәтле кеше булуын тагын бер күрсәтә. Чөнки җанатарлар да, ярдәм итәргә теләүчеләр дә елдан ел күбәя генә.

Ел да ярышларны Яңа Кенәр авылы җирлеге башлыгы ачып җибәрә. Быел да Әгъзәм Гайфуллин үзенең ихлас теләкләрен җиткереп, катнашучыларга уңышлар теләде. 

Кызу ярышлардан соң, күчмә кубокны быел боз хуҗалары алды. Икенче урынны Киров өлкәсеннән килгән уенчылар, өченче урынны Яңа Кырлай командасы яулады. Шулай ук иң яхшы сакчы, һөҗүмче һәм капкачы да билгеләнде. Һәр катнашучы да бүләксез кайтып китмәде. Җиңү югарылыгына карап, командаларга һәм тренерга акчалата бүләкләр бирелде. Шулай ук медаль һәм грамоталар белән дә бүләкләнделәр. 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kenarda-albert-uruzbaev-istalegena-xokkei-iaryslary-u...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение