События

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды 26.01.2023

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды

50ләп көрәшче бил алышты.  Әлеге зур чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район көрәш федерациясе рәисе Илнар  Гайнетдинов үзе дә көрәште һәм 130 кг авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды.

Казаннан якташыбыз (Айван авылыннан), көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов та кайткан иде. Биектаудан беренче категорияле хөкемдарлар Динар Зиннәтуллин һәм Сабадан Ленар Биктимеров шулай ук судьялык иттеләр. Соңгы вакытта Теләче өчен көрәшкән Наласа егете, дөнья чемпионы Фаяз Зарипов та монда. Эше буенча Чаллыга китә дип куркытканнар иде, Түбән Мәтәскә егете, тренер, дөнья чемпионы Илшат Фазылҗанов та биредә. “Юк, китмәдем”, – диде. Район Мәдәният йортыннан Рамил Мөхетдинов ярышларны, көрәшчеләрнең уңышларын әйтеп, матур итеп алып барды.

“Игенче”, “Северный” һәм “Кырлай” хуҗалык-лары өчен көрәшүчеләр шактый иде. Наласа егете Рәнис Шәмсетдинов: “15 көрәшче килдек, утыз да килә ала идек, күбесе эштә”, – диде. Рәнис үзе 130 кг. авырлыктагылар белән көрәште. 3нче урынны алды. Мәктәптә укыганда көрәш белән шөгыльләнгән. Әмма армиядән соң инде көрәшне дәвам итмәгән. Андыйлар бер ул гына түгел иде. Тормыш мәшәкатьләре баса, күрәсең. Әнә, Наласадан 37 яшьлек Айнур Әһлиуллин: “Кереп кенә чыгармын дигән идем”, – ди. Көрәшеп, 90 кг. үлчәүдәгеләр арасында 2нче нәтиҗәне күрсәтте.

Һәр үлчәү авырлыгында әзерлекле, көчле көрәшчеләр көрәшсә, аларның көрәшен каравы да күңелле һәм көрәшчеләрнең үзләренә дә алда дәрәҗәле ярышларда катнашу өчен зур дәрес булыр иде бу. Дөнья чемпионы Фаяз Зариповның келәмгә “3 секунд” дип, көрәшкә чыгып китүе аңлашыла да. Чөнки ул көндәшен яхшы чамалый. Көрәш өчен лаеклы көндәшләр кирәк шул... 90 кг.лыларда беренчелек анда булды!

Арча педагогика көллияте үзләре бер төркем булып көрәшергә килгән. Арча педагогика көллиятендә укучы, узган елның ноябрендә Казанда үткән Татарстан чемпионатында Арчаның 10 кешелек командасыннан берүзе призлы урын алып кайткан Кукмара егете Инсаф Кәримуллин 75 кг.лылар арасында  1нче урынны алды! “Ярышларның оештырылып торуы яхшы, – диде Инсаф. – Тәҗрибә туплыйсың. Алдагы ярышларга ышанычны арттыра”. “Кайсы көрәшчеләрнең көрәшен яратып карадыгыз?”. “Безнең Арча педагогика көллиятендә укучы Ранил Әшрәпов белән Наласа егете Динар Шакиров чын татар көрәшен күрсәттеләр. Икесе дә нык егетләр, өстәмә шөгыльләнеп, алар зур җиңүләр яулый алырлар иде”. Динар Шакиров Наласадан данлыклы көрәшче Әхәт Закиров нәселеннән. Әхәт Закиров Динарның әтисе ягыннан Габделхак бабайның бертуган энесе. Динар 7 яшьтән көрәшә. Хәзер 35 яшьтә. “Алга таба көрәшергә исәпме?” – дип сорагач: “Юктыр инде... Яшьләр көрәшсен”, – диде ул. 100 кг.лылар арасында Динар 3нче урынны алды. Ә көндәше Ранил Әшрәповта – 4нче урын. Ул 19 яшьтә. Балтач егете. “Көрәшне ошатам, – ди. – Каты спорт төре булганга. Татарстанда призер булган бар. Арчага килгәч, Фәнис Зариповта шөгыльләнә башладым, нәтиҗәләр дә бар. Алга таба да шөгыльләнәчәкмен!”.

Кышкардан Ранил Хәйретдиновны да техник яктан оста көрәшә, дип карадылар. 70 кг.да 1нче урынны алды ул. Беренче тренеры Марат Сәләхов, бүгенгеләр – Фәнис Зарипов һәм Илшат Һидиятов. Максаты – алда җиңүләр яулау!

Авыр үлчәүдәгеләрнең көрәше үзе бер тамаша. Яңа Кишеттән Алберт Ситдыйков, Арча станциясеннән Илнур Зәйнуллинның көрәшен кызыксынып күзәттеләр. Республика ярышларында бил алышучы лаеклы көрәшчеләр. Альберт – 1нче, Илнур 2нче булды.

...Рәхмәт көрәшчеләргә! Матур көрәш күрсәттеләр. Лаеклыларны алда республика ярышлары көтә. Уңышлар!

Көрәш нәтиҗәләре

60 кг.

1. Инсаф Корбангалив (Арча-Кукмара)

2. Ирек Сафиуллин (Яңа Кенәр авылыннан)

3. Райнур Фәйзрахманов (Ашытбаш, Арча педагогика көллияте - АПК)

4. Илдар Гобәйдуллин (Шушмабаш, АПК)

65 кг

1. Салават Әхмәтгалиев (Иске Иябаш, “Кырлай” командасы)

2. Динарис Таҗетдинов (Шушмабаш, АПК)

3. Дәниф Мостафин (Арча, ААПК)

4. Илназ Шакирҗанов (Иске Иябаш, “Кырлай”)

70 кг

1. Ранил Хәйретдинов (Кышкар, “Кырлай”)

2. Денис Абдуллин (Иске Иябаш, “Кырлай”)

3. Фәннүр Зыятдинов (Саба, АПК)

4. Рамил Әһлиуллин (Наласа, “Игенче”)

75 кг

1. Инсаф Кәримуллин (Кукмара, АПК)

2. Рамил Хәкимҗанов (Арча)

3. Ильяр Нәҗметдинов (Наласа, “Игенче”)

4. Гадел Зыятдинов (Балтач, АПК)

80 кг

1. Дамир Әһлиуллин (Наласа, “Игенче”)

2. Рәис Галиев (Наласа, “Игенче”)

3. Рәнис Низамов (Үгез-Елга, “Северный”)

4. Азат Гасыймов (Казанбаш, “Кырлай”)

85 кг

1. Илшат Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә, “Кырлай”)

2. Динияр Моратов (Арча, АПК)

3. Айнур Сөнгатуллин (Үгез-Елга, “Северный”)

4. Рәмис Галиев (Наласа, “Игенче”)

90 кг

1. Фаяз Зарипов (Наласа, “Кырлай”)

2. Айнур Әһлиуллин ( Наласа, “Игенче”)

3. Алимас Кәримов (Шушмабаш, “Северный”)

4.Салават Авдеев (Арчаның 6нчы мәктәбе)

100 кг

1. Илшат Һидиятов (Арча)

2. Әнис Гарипов (Өчиле, “Кырлай”)

3. Динар Шакиров (Наласа, “Игенче”)

4. Ранил Әшрәпов (Балтач, АПК)

130 кг

1. Илнар Гайнетдинов (Иске Төрнәле, “Кырлай”)

2. Илнар Хәбибуллин (Сарай-Чокырча)

3. Рәнис Шәмсетдинов (Наласа, “Игенче”)

4. Фоат Гарипов ( Наласа, “Игенче”)

130кг.нан югары

1. Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)

2. Илнур Зәйнуллин (Арча)

3. Радил Шаһисламов (Наласа, ”Кырлай”)

4. Айрат Галимҗанов (Наласа, “Игенче”)

Командалар арасында

1. “Кырлай командасы

2. ”Игенче”

3. АПК

4. ”Северный”

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/itakce-uze-batyr


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение