События

Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә! 27.01.2023

Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә!

 «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен карау оештырылды.

Алар чакыруга бик шатланып риза булдылар, чөнки бу мәшәкатьләреннән читкә тайпылу чарасы. Ата-аналар үзара аралаштылар, уртак проблемалар турында сөйләшә алдылар.

Музыкаль комедияга әти-әниләр югары бәя бирделәр. Спектакльдә җәмгыятьнең кайбер караңгы яклары фаш ителә, төп геройга авылдашлар, хезмәттәшләр һәм, әлбәттә, ата-аналар ярдәмгә килә.
Үзәк белгечләре фикеренчә, мондый ял итү чарасы ата-аналарның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый. Аларга бергә җыелырга ярдәм итә, ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ialgyz-tugelleklaren-anlarga-momkinlek-bira


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение