События

Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк 28.01.2023

Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк

Гыйнвар аенда районыбыз авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары уза. Узган атнада шундый җыелышларның берсе Яңа Кенәр авыл җирлегендә булды.

Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Беренче көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинның узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау буенча чыгышы тыңланды. Яңа Кенәр авылында әфганчылар истәлегенә обелиск ачылу, авылның бер зиратының коймаларын алыштыру, Яңа Ашытта мәчет булдырылу, авыл эчендә юлларга вак таш җәю – 2022 елда авыл җирлегендә эшләнгән зур хезмәтләр. Яңа Кенәр авылында 804 хуҗалык бар, 2300гә якын кеше яши. Яңа Кенәр һәм Яңа Ашыт авылларында гомер итүчеләрнең 701е пенсионер. Тумыштан сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле 36 кеше исәпләнә. Яңа Кенәр авылында өч фермер хуҗалыгы, 6469 кешегә хезмәт күрсәтүче хастаханә, 15 авылга хезмәт күрсәтүче газ оешмасы, райондагы “Теплосервис“, ЗУЭС, янгын сүндерү, ветеринария берләшмәсе бүлекләре, урта һәм интернат мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ике даруханә һәм 21 сәүдә үзәге бар. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр дә актив эш алып бара. Аларның авыл җирлегендә узган чараларда иганәче буларак актив катнашуларын да ассызыклап үтте Әгъзам Гайфуллин.

Белгечләр чыгышы

Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов чыгышы мөгезле эре терлекләргә махсус тамгалар салу турындагы мәгълүматны бирүгә багышланды. “Бу вәзгыять терлекләр турындагы белешмәләрнең электрон форматка күчүе белән бәйле. Терлеккә куелган бирка буенча махсус планшет ярдәмендә генә аның кемнеке икәнлеге, кайчан нинди  прививка ясалганлыгы һәм башка мәгълүматны белеп булачак. Хуҗалыкларда инде бу эш эшләнгән, хәзер моны шәхси хуҗалыкларда эшли башлыйбыз. Бу эш тулаем бушка башкарыла һәм салымнар белән бәйле булмаячак”, – диде  ул үз чыгышында.

Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Рамил Бәдретдинов һәм полиция участок инспекторы Илгиз Ибраһимов та эшчәнлекләренең бүгенге торышы белән таныштырды. Халык белән бердәм булып эшләргә дигән теләкләрен җиткерде алар.

Авыл халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып

Җыелышны Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның чыгышы һәм авыл халкыннан килгән сораулар дәвам итте. Район башлыгы, беренче чиратта, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, аларга һәрдаим ярдәм итеп торган авыл халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районыбызның республикадагы иң алдынгы районнарның берсе булуын әйтте ул. Соңгы елларда ашлык җитештерү буенча беренче өчлектән төшкәнебез юк. Сөт җитештерү буенча арчалар җиденче урында. Районыбызда бүген 51 меңнән артык кеше яши. Районда төзелеш һәм төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Шул исәптән Яңа Кенәр авыл җирлегендә быел Шурада клуб төзеләчәк һәм Сөрдедә мәдәният йортын ныклап төзекләндерү планлаштырыла. Илшат Нуриев халыкны борчыган тагын бер проблеманың чишеләчәге турында әйтте: Яңа Кенәр–Сөрде юлы да махсус программага кертелеп, төзекләндерү эше карала.

Яңа Кенәр җирлегендә яшәүчеләр өчен мөһим  сорауларның берсе, биредәге хастаханәне ныклап төзеклән-дерү мәсьәләсенә дә аерым тукталды район башлыгы. Аның сүзләренчә, агымдагы елда аны программага кертеп, эшне башлау һәм киләчәктә биредә өлкәннәр өчен махсус бүлек ачу нияте дә бар.

 Хисап җыелышында халыктан килгән сорау-тәкъдимнәрне исәпкә алып, авыл урамнарында чүп җыю мәсьәләсен тәртипкә салырга, авыл мәдәният йортына Салих Хисмәтуллин исемен бирергә дигән фикерләр дә яңгырады.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xalykny-borcygan-masalalar-xal-itelacak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение