События

Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар 21.01.2023

Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар

Инвесторлардан  иң зур зыян күргән авыл Казанбаш булды, дип язгансыз, Яңасала белән Каенсар авыллары аннан да зуррак зыян күрде бит, – дип  шалтыратты бер газета укучыбыз.

Кемгә күпме зыян килгәнен үлчәүгә салып үлчәп булмый, билгеле. Әмма газета укучыбыз да хаклы. Әлеге ике авылны берләштергән колхоз таралганнан соң җирләре буш ятмаса да, фермалары терлексез калды, тора-бара ташландык хәлгә килде.

– Каенсар фермаларын Казан кешеләре алды, киләчәккә планнары да зурдан, – диде беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад   бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Барып карап кайтсак та була.

Каенсар авылы Арчадан ерак түгел, юллар әйбәт, тиз барып җиттек. Авыл бик матур урында, янәшәдә генә урман, мул сулы, урман чишмәләреннән агып чыккан сулардан җыйналган буалары – үзе зур байлык.

Ә менә җир ягыннан элекке заманнарда ук кыерсытканнар Каенсарны. Моңа бәйле бер риваять тә яши. Авылларга  җир бүлеп биргән вакытта күбрәк җир алып калу өчен бер шомарак кешене землемер белән очрашуга җибәрәләр. Буш кул белән түгел инде, тәм-томнар,  каклаган казлар һ.б. төяп. Землемер каршына барганда, елга буена ялга туктый бу. Ашау байдан, үлем Ходайдан дигәндәй, яхшылап сыйлана һәм татлы йокыга китә. Билгеләнгән урынга барып җитә алмый, землемер инде Каенсарга якынлашкан була...

Кайчандыр җир бик кадерле булган, кыз балага җир бөтенләй бирелмәгән. Әлеге адәмне озак вакытлар искә алганнардыр.

Беренче колхоз “Кызыл Каенсар“ дип атала. Бер байдан калган йортта кәнсәләр урнаша, бер ягын клубка әверелдерәләр. 1958 елда Яңасала авылы белән берләшеп Вахитов исемендәге колхоз, дип йөртелә башлый.

Авылның гөрләп торган чагы. “Каенсар бригадасы бик көчле иде, – дип искә ала өлкәннәр. – Аның данлыклы белгечләре, механизаторлары, терлекчеләре бар иде“.

Бар иде шул. “Бүген авылда 63 хуҗалык бар, аларда 157 кеше исәпләнә. Болар – теркәлгән кешеләр, чынбарлыкта 90 кеше яши, – ди авыл клубы мөдире Энҗе Сафина. – 6 яшькә кадәр 6 бала, мәктәп яшендә 7 бала бар. 10лап кеше 80 яшьтән узган“.

Булдыра алганнар читкә китеп эшлиләр. Монысы да әйбәт әле, чөнки йорт-җирләре биредә, мал-туар, кош-корт асрыйлар. Үз эшләрен булдырып, матур гына яшәп ятучылар бар. Шуларның берсе – югарыда әйтеп узган Энҗе Сафина гаиләсе. Ул үзе шактый еллар хисапчы булып эшләгән, менә 9 ел инде клуб мөдире. “Элек тә терлекләр асрадык. 2020 елда кечкенә ферма сала башладык, 2021 елда программага кереп 200 мең сум субсидия алдык. Эшлим дигән кешегә дәүләт тә ярдәм итеп тора. 44 мең сумга саву аппараты алган идек, шуның ярты бәясен кире кайтардылар. Һәр елны сыерларга субсидия бирәләр, ветеринария хезмәте өчен дә түлиләр“.

Сөт бәясе болай ярыйсы кебек. Әмма Энҗе ханым хәзерге вакыттагы 29 сумны үзкыйммәтеннән кимрәк, дип саный. Аннан сыер асраган кешегә аларны каплату чын проблема инде ул. Ясалма кап-лату кыйммәткә төшә, фермада терлекләр булмагач үгез турында да сүз алып барып булмый. Бәлки киләчәктә югарыдагылар бу проблемага да игътибар итәр...

Казаннан кайтып Каенсар фермаларын торгызырга керешкән Гадел Мифтахов һәм Марсель Вәлиев белән дә очраштык. Казанда туып-үссәләр дә, авыл тормышы таныш аларга. Марсель якташыбыз ук булып чыкты, әтисе Хәниф – Наласа  авылыннан. Гадел – Марсельнең  җизнәсе. Казанда үз эшләре бар – ишекләр ясыйлар. “Әти Лаеш районында сарыклар асрау белән  шөгыльләнә, сыерлары бар. Шуларны күреп мин дә кызыгып киттем, җизни белән бергә эшне башлап та җибәрдек“, – ди Марсель.

Беренче эш итеп Каенсардагы фермаларны сатып алалар, җирне рәсмиләштерәләр. Өч төрдәге токымлы сарыклар үрчетеп җибәрәләр. Әкренләп бер торакны сыерлар асрау өчен әзерлиләр. Шушы көннәрдә  таналар алып  кайтканнар, февральдә бозаулый башларга тиешләр, диләр. Киләчәктә сыерларны 40-50 башка  җиткермәкчеләр. Авыл кешеләренә яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк.

Марат Абдуллин аларга дәүләт программалары турында әйтеп үтте. Мәсәлән, фермерлар өчен гамәлдә булган программаларда катнаша алалар. Ферма төзү, техника, терлек алу өчен грант ярдәме нигезендә эшләп була. Әлегә алар үз акчалары исәбенә генә эшли.

Субсидияләр турында
Шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмгә килсәк, кече фермалар төзү программасы дәвам итәчәк. 2022 елда әлеге ярдәмне 13 кеше алды. Сыерлар һәм кәҗәләр асрау өчен субсидияләр бирү дәвам итәчәк. 3 яшьтән югары булган бияләргә субсидия бирүдә яңалык бар. Республикада атлар санын арттыру буенча программа эшләнә. Хәзер бер атка 5 мең сум бирү каралган. Элек 10 ат асрасаң 3сенә генә бирелә иде. Хәзер бу чикләү бетерелде.
Таналар сатып алуга 70 мең сумга кадәр субсидия бирелә.
Быелдан кош-кортларга бирелә торган субсидия яңадан гамәлгә керә. Бер каз бәбкәсенә – 200, үрдәккә – 120, чебигә 100 сум биреләчәк.
Бер искәрмә бар: барлык гаризалар электрон рәвештә бирелергә тиеш.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sahardan-kaensarga-kaityp-zur-es-baskaralar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение