События

Кыш бабай кунакка чакыра 25.12.2015

Кыш бабай кунакка чакыра

Яңа Кырлай Кыш бабае елдан-ел таныла гына бара. Популярлык рейтингына күз салсак, Россиядә Бөек Устюг Кыш бабаеннан кала ул икенче урында икән. Сигез еллык “эш” тәҗрибәсен, кунакларның Татарстаннан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән, хәтта океан артыннан да килүләрен искә алганда, моңа гаҗәпләнерлек түгел.

– Япониядән башлап Нидерландка кадәр, Америка илләреннән дә Кыш бабайга хатлар килә. Менә алар, – диде Кыш бабай зур агач кисмәктән хатлар алып күрсәтеп. – Берсе дә игътибарсыз калмый. Монда килгәннәр дә бүләксез китми. Балаларга тәмле, ә өлкәннәргә истәлекле бүләк – Кыш бабай рәсеме белән чокыр.

– Быел да Магнитогорскидан, Чиләбе, Мәскәү якларыннан, Киров өлкәсеннән (мин белгәннәре генә) килделәр инде, – ди Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Кыш бабай резиденциясе эшләү, туристларның күп килүе бөек Тукаебыз төбәген танытуның бер ысулы да.

Быел Яңа Кырлайдагы Кыш бабай биләмәсе үзенең эшен 5 декабрьдә үк башлап җибәрде. Шул вакытта “Кыш бабайның бозлы әкияте” дигән бәйге дә игълан ителгән иде. Көннәр җылы тору, кар булмау сәбәпле, ул кичектерелеп килде. Ниһаять, Арча һәм республиканың башка районнарыннан килгән балалар җиң сызганып эшкә кереште.

Узган җомгада биредә боз һәм кар сыннары фестивале булды. Ул Арча районы башкарма комитеты, “Сервис–агро” ширкәте, Казанның “Тревэл Эндвок” туристик компаниясе, Яңа Кырлай авыл җирлеге белән берлектә оештырылды. Фестивальгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин җитәкчелегендә матбугат һәм телерадиокомпанияләр журналистлары да килгән иде.

Гөлсинә Зиннәтова

Арча Хәбәрләре



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение