События

Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште 14.01.2023

Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел да бүләкләр әзерли.

Быел да полиция хезмәткәрләре бу традицияне дәвам итте. Полиция Кыш бабае шундый гаиләләрдә булып, бүләкләрне балаларга үз кулы белән тапшырды. Моннан тыш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Питрәч һәм Саба районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен приютларга да барганнар.

– Аны оештыруда безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ярдәм итте. Бу приютларда Арча районыннан да авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән балалар бар. Алар безне шатланып каршы алды һәм һәрберсе Полиция Кыш бабае тапшырган тәмле бүләкләргә чын күңелдән сөенде, – диде балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Энҗе Усманова.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/policiia-kys-babae-bulaklar-olaste


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение