События

Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек» 30.01.2023

Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек»

Арчадан Гүзәлия Яруллина түбәтәй, калфак чигү остасы. Бөтен гомерен шул эшкә багышлаган ул.

Гүзәлия ханым ире Равил белән Арчада яши. Ике кыз тәрбияләп үстергән. Икесенә дә шушы һөнәргә мәхәббәтен мирас итеп тапшырган.  Биш оныгы бар. Алар әлегә түбәтәй үк чикмәсәләр дә, мәрҗәннәр ясау, чигү эшен яраталар 

Тумышы белән Гүзәлия ханым Колачы авылыннан. Анда даны еракларга, хәтта Франция, Италия кебек чит илләргә таралган татар милли аяк киемнәре тегү артеле бар иде. Кыз 1970 елда сигезенче сыйныфны тәмамлау белән 15 яшеннән шунда эшли башлый. Арчада милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасы ачылгач, аны бирегә өйрәнергә җибәрәләр. 

– Монда да башта кисү цехында эшләдем, аннан озак еллар контролер вазыйфасын башкардым. Кияүгә чыгып Арчада төпләнеп тә калдым, – диде Гүзәлия ханым. – Фабрикада эшләгән вакытта түбәтәй чигәргә өйрәндем. Киләчәктә аның кирәге дә чыгып куйды. Фабрика ябылды. 8нче балалар бакчасына оператор-каравылчы булып урнаштым. Менә шунда түбәтәйгә ныклап тотындым. Акчасы да кирәк бит.

8нче сыйныфта укучы кызы Лилия белән 5нче сыйныфта укучы Ләйсәне дә бу һөнәргә өйрәнеп, өчәүләшеп түбәтәй чигә башлыйлар.

– Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек, – ди Гүзәлия Яруллина. – Материалларын килеп сатучылар бар иде ул елларда. Ә түбәтәй сату белән үзебез шөгыльләндек. Казанга базарга барып, түбәтәйне сатып тора идек инде. Дөрес, соңрак килеп җыеп алып китә башладылар.

Бер тотынгач, нинди генә эш булмасын, ташлау авыр була. Ниндидер сәбәп килеп туса гына. Ләйсән кызы кияүгә чыгып, бәби алып кайткач, аңа булышырга  дип Гүзәлия ханым эшеннән дә китә, чигүне дә ташлый.

– Түбәтәйләр генә түгел, калфаклар да чиктек без. Кем нәрсә сорый, шуны эшләдек. Рәсемнәрен журналлардан төшереп ала идек. Яшь вакыт, илһам көчле. Хәзер күптәннән лаеклы ялда. Бик тотынасы килми. Күзләр дә начаррак күрә, – диде Гүзәлия ханым. – Түбәтәй чигү бик вак хезмәт. Аның өчен сабырлык та, сәләт тә кирәк. Әмма башта аптыраганнан тотынсаң, соңыннан шуннан күңелгә рәхәтлек аласың.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/guzaliia-iarullina-atnaga-unbisar-tubatai-ciga-idek


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение