События

– Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә! 06.02.2023

– Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә!

Арча үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен “Китапханә – синең территорияң” дигән заманча күпфункцияле зона булдырылды.

2022 елның июленнән 2023 елның гыйнварына кадәр әлеге зонада берсеннән-берсе кызыклы, яшьләрне үзенә тартып торучы чаралар – очрашулар, әңгәмәләр, күңелле аралашулар һәм башкалар – оештырылды.

Теләгәннәр шунда килеп өстәл уеннарында уйный, компьютерда эшли дә алды.

Арча үзәк китапханәсе бу эшне мәдәният, сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектлар нигезендә башлап җибәрде. Ул мәдәният, сәнгать, креатив индустрия өлкәсендәге яшь, талантлы лидерларны барлау һәм үстерүне күз алдында тоткан иде. “Әлеге проект кысаларында тыгыз элемтәдә торып эшләргә, аралашырга теләгән максатчан төркем – ул безнең яшьләр, – дигән иде башлап җибәргән вакытында проектның кураторы Анастасия Әскәрова”.  

Шушы көннәрдә Арча үзәк китапханәсендә үткән семинарда грантка нәтиҗә ясалды. Ягъни, ул үзенең максатын аклый алдымы? Проект кысаларында нинди чаралар үткәрелде? “Китапханә – синең территорияң” заманча күпфункцияле зона яшьләр күңелендә нинди тәэсир калдырды? Бу семинарда әнә шул хакта сүз барды.

– Без ел саен грантларда актив катнашабыз, – диде район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Рузия Хәкимова. – Аларны тормышка ашыруда китапханәчеләребез тырышлык күрсәтә. Шулай ук библиоволонтерлар да бик актив булды. Рәхмәт аларга.

“Китапханә – синең террито-рияң” заманча күпфункцияле зона кирәк иде, – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов. – Яшьләр өчен бик файдалы проект булды ул. Моның өчен җитәкчесе Анастасия Әскәровага зур рәхмәт. Авылларда да шундый проектны тормышка ашыруларын көтеп калабыз.

Өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Минһаҗева шуны күздә тотып киңәшләрен бирде, яшьләр белән эшләү дәверендә килеп туган проблемаларга анализ ясады

– Чараларны дөрес оештырырга һәм шундый итеп үткәрергә кирәк, яшенә карамастан, ял итү урыны буларак кеше китапханәне сайларлык, киләчәктә дә даими килерлек булсын, – диде ул.

Анастасия Әскәрова әйтүенчә, алар башта яшьләр белән аралашып, сорауларга җавап алганнар. Заманча китапханәне ничек күз алдына китерәсез? Китапханәдә нәрсә күрергә телисез? Һәм башкалар. Шуннан чыгып әлеге зонаны булдырганнар.

– Бу зонада алар эшләргә генә түгел, ял итәргә дә теләк белдерде. Яшьләр активы төзедек. 20 кешедән торган библиоволонтерлар (Арча педагогика көллияте студентлары) иң актив ярдәмчеләребез булды, – диде ул. – Социаль партнерлар да таптык. Зонада гына аралашып калмадык, экскурсияләргә йөрдек, өлкәннәр ункөнлеге чорында өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында чыгышлар ясадык. Иң сөендергәне – китап укучыларыбыз саны артты.

Китапханәче Юлия Ибраһимова шушы проект кысаларында үзе оештырган “Китап чакыруы” дигән акциянең (Bookslam) ничек узуы, укучылар күңелендә нинди тәэсир калдыруы турында сөйләде. Ресурслар Үзәге эксперты Антон Дыганов китапханәчеләребезнең бу эшенә югары бәя бирде.

– Безнең бурыч – яшьләрне тәрбияләү. Яшьләр әлеге чаралардан үзләренә энергия ала һәм үсәргә теләкләре уяна, – диде ул. – Зур хезмәт куйгансыз. Тәҗрибәгезне башка районнар белән дә уртаклашыгыз.

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре башлаган эшләрен киләчәктә дә дәвам итәргә, яшьләр белән элемтәне ныгытырга, бу зонаны тагын да җанландырырга планлаштыра.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaslar-sez-kaia-kitapxanaga



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение