События

Хатирәләр яңарган вакыт 07.02.2023

Хатирәләр яңарган вакыт

Яңа елга чыккач Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дуслары, элекке хезмәттәшләре җыелган иде. Котлаулар күп булды, бик күп хатирәләрне искә төшерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Түбән Аты авылында яшәүче Ядкәр Мөхәммәдиев Рәхимҗан Хөсәенов белән беренче очрашуларын кызык итеп искә ала.

– Мин шактый еллар якташым, Соңиалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов кулы астында газ торбалары салуда эшләдем, – ди ул. – Гаилә хәле буенча авылга кайтырга туры килде, әни үлеп китте, энекәш кечкенә иде. Умартачы һәм хуҗалык эшләрен башкаручы итеп куйдылар. Әлеге ике хезмәт бер-берсенә комачауламый, умартачының эше күбрәк җәй айларына туры килә, ә завхозның төп эше – кышын урман кистерү. Ул елларда колхозлар урманны күп кисә иде.

Ул елны бал табышы мул булды, беренче табышны июнь ахырында ук суырттым. Беренче көнне бидон ярым бал булды. Анысын складка кертеп куйдым, икенче көнгә буш бидоннар әзерләдем. Иртәдән яңа рәис килеп төште. Туры складка кереп китте дә, бидон өстерәп чыкты.

– Нәрсә бу? – ди.

– Бал, – мин әйтәм.

– Нишләп анда тора, ник колхоз складына тапшырмадың?

– Менә бүген тагын суыртам да, тапшырам, – дим.

Кыскасы, яхшы гына эләгешеп алдык моның белән. Ачудан урман кистерергә дә бармадым. Кеше аркылы чакырткалап та карады. Беркөнне үзе килде: “Әйдә, утыр машинага!“ – ди. “Нәрсәгә? – дим. “Урманны күрсәтеп кенә кайтырсың“, – ди.

Утырдым инде. Урманга түгел,туры өенә алып кайтты, өстәл әзерләгәннәр. Уңайсыз да булып китте, шул ук вакытта күңелдәге боз да эреде.

Халык башта яңа рәисне сагаеп кына каршылый. Беренче карашка караңгы чырайлы, төксе кешегә охшаган. Ә менә биш елдан яңа эшкә киткәндә елап озатып калалар үзен.

– Рәхимҗан Сабитович эшләгән елларда халык терлек азыгына рәхәтләнде, – дип дәвам итә Ядкәр Мөхәммәдиев. – Күпме кирәк шуның кадәр печәнен, саламын, ашлыгын бирдерде, саламга акча да тотып калмыйлар иде. Терлек саны артты, кешеләрнең күңеле күтәрелде. Колхоз алдынгы урыннарга чыкты. Эшләгән кешенең хөрмәте артты, алдынгы сыер савучылар, механизаторлар сәхнәгә менде.

Гомер күрмәгән хәл – берзаман колхозга Казаннан табиблар бригадасы килеп төшә. Рәис теш табиблары чакырткан. Теш сызлаудан зарланмаган кеше аздыр. Эш кешесе эшен ташлап хастаханәгә йөри дә алмый бит әле. Ай ярым колхозда яшәп халыкны дәвалый табиблар. Бар кешене! Ул елларда авыллар кеше белән тулып тора иде бит. Ә түләве ничек дисезме? Анысын да колхоз түли. Бер авыз ачуга – 100 сум!  Алдырасыңмы, яматасыңмы – анысы мөһим түгел, бәя шул ук.

Менә шундый хатирәләр саклыйлар бу якларда Рәхимҗан Сабитович турында.

1993 елның июлендә аны район хакимияте башлыгының беренче урынбасары–авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул анда 1997 елның июленә кадәр эшли. Шушы елларда районның бер гектардан җыйнап алынган уңышы турындагы мәгълүматларга күз салыйк:  1993 ел – 35,8 центнер, 1994 ел – 49, 1995 ел – 21,6, 1996 ел – 42,2, 1997 ел – 60,3 центнер. Соңгысы район тарихында рекорд булып тора.

– Ул елны уңыш бик яхшы иде, – дип сөйли Рәхимҗан Сабитович. – Мин урак өстендә катнаша алмадым, июль аенда Саба районы хакимияте башлыгы итеп билгеләндем. Сабада урып-җыю төгәлләнгәч 37 комбайнны Арчага ярдәмгә дә җибәрдек әле.

Нәкъ менә шул чорда булган бер хәлне мәзәк итеп сөйлиләр. Озак еллар Саба район газетасында мөхәррир булып эшләгән Тәлгать Нәҗмиев (безнең район кияве) “Саба ягы – шөһрәтле як“ дигән китабында бу турыда болай дип яза: “Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов бик гади, гомер-гомергә җирдән аерыла алмаган игенче баласы, эчендәге тышында булды, ачу сакламады. Җирне яратты. Арчада вакытта ук аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелгән була. Ул килгән  елда уңыш ишелеп уңды, урып-җыю да вакытында – тоташ яңгырларга чаклы төгәлләнде. Алай гына да түгел, уракны алдан тәмамлаган хуҗалыкларның комбайннары күрше Арча районына, Бөгелмә якларына кадәр барып ярдәм иттеләр.

Рәхимҗан Сабитович Арча ягыннан Югары Симеткә таба килә икән. Комбайныннан ерак түгел, юл буенда басып торучы Раиф Әсәтов дигән механизатор янына туктый бу. Хәл сораша. Зарланырга форсат чыкканга сөенгән Раиф:

– Менә Арчадан бер тиле безгә башлык булып килде дә, эт чыкмаслык көнне үз районының “Курса“ колхозына уракка куа, – ди. Берничә тозлы-борычлы сүз дә өсти.

Хакимият башлыгы:

– Ул тиле мин булам инде, таныш булыйк, – дип тегеңә кулын суза.

Рәхимҗан Сабитович юмор хисенә бай кеше, әле дә шундый ул. Озак еллар җаваплы урыннарда эшләде, хезмәте югары бәяләнде. 1995 елда техниканы нәтиҗәле файдаланган һәм интенсив агротехник алымнарны керткән өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булды. Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Ильяс Фаттахов

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xatiralar-ianargan-vakyt


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение