События

«Гөслә- Fest» фестивале узды 14.02.2023

«Гөслә- Fest» фестивале узды

"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы, яңа идеялар ягыннан рухландыручысы - безнең мәктәп укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ятаган» фольклор-уен кораллары ансамбле җитәкчесе Альбер​т Салах улы Гайнетдинов булды. Кызганычка каршы, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап ​ фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.

Чараның кунакларын «Мирас» гармунчылар ансамбле, җитәкчеләре Гайнуллин Булат Марсель улы, Яппаров Ирек Илһам улы, һәм курайчылар дуэты, җитәкчесе Харисов Рәдис Рәфис улы, каршы алдылар. Фестивальне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы, Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенен бүлек урынбасары Закирова Луиза Ильдус кызы ачып җибәрделәр.
Фестиваль-концерт программасында катнаштылар:
- «Орчык» гөсләчеләр ансамбле, җитәкчесе Әсәдуллина Айсылу Айрат кызы (Балтач районы);
- «Дубай» гөсләчеләр ансамбле, җитәкчеләре Шәрифуллин Илшат Габдрафик улы, Шәрифуллина Гөлнар Әбүзәр кызы (Саба районы);
- «Ятаган» фольклор-уен кораллары ансамбле, җитәкчеләре Гарифуллина Айгөл Альберт кызы, Яппаров Ирек Илһам улы (Арча);
​ - Мәгъсүмҗанов Гәрәй Габдрахман улы, татар гөсләләрендә уйнап җырлаучы- башкаручы, гөсләләр ясаучы мастер (Марий Эл Республикасы, Йошкар Ола шәһәре);
В.Ф. Ежков исемендәге 1нче гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.
Барлык катнашучыларга лауреат дипломнары, җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фестивальгә йомгак ясау:
​ фольклор коллективлары җитәкчеләренең түгәрәк өстәле.
Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыковедение кафедрасы доценты, Сәнгать белеме кандидаты Геннадий Михайлович Макаровның чыгышы;
Татар гөсләчеләре ансамбле җитәкчесе Гәрәй Габдрахман улы Мәгъсүмҗановның осталык дәресе;
​ - «Орчык» ансамбле җитәкчесе Әсәдуллина Айсылу Айрат кызының осталык дәресе.
Шулай ук фойеда барлык теләүчеләр өчен традицион халык һөнәрләре буенча осталык дәресләре узды.
Килгән барлык кунакларыбызга олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.
#АрскКультура
#аrskaidetskaia

Татфолк Таткультресурсцентр

Чыганак: https://vk.com/wall-212044923_1059



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение