События

Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар 15.02.2023

Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар

Ел дәвамында укытучы һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.

Бүген Татарстанда респбликабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Анда видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

“Безгә сезнең белән яшьләрне, балаларны районыбызга кире кайтырлык итеп тәрбияләргә кирәк, – диде ул. – Балаларга авылда да, Арча шәһәрендә дә матур итеп яшәп булуын аңлатырга кирәк. Бик зур рәхмәт гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканыгыз өчен. Махсус зәрби операциягә киткән егетләрбезе тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Киләчәктә дә сезнең белән матур итеп эшләргә язсын”.

Ел дәвамында укытучы һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tatarstanda-ukytucy-ham-ostaz-elyn-actylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение