События

Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды 21.02.2023

Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды

Быел районда өч янгын очрагы булды. Арчада, Төбәк-Чокырчада һәм  11 февральдә  Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды.

-Көндез сәгать 3тә яна башладык, - дип сөйли Энгельның хатыны Сиренә.

-Котельный ягыннан чыкты, - дип сүзгә кушылды Сиренәнең әнисе Сания ханым Нуриева. – Бергә яшибез без. Шарт иткән тавышка чыгып карасак, кап-кара төтен. Секундлар эчендә таралды. Кияү Энгель төнге сменадан кайтып йоклый иде. Тизрәк аны уяттык... Электрдан чыккан дигән фараз бар.

-Ут чыбыклары иске идеме әллә?

-Ю-ук, - диде Сиренә. – Яңага алмаштырган идек.

Сиренәнең күзләрендә яшьләр. “Ярый әле төнлә булмады. Тәрбиягә алган улыбыз да бар бит әле. 10 мартта бер ел була. 2 яшь ярым. Бик яратабыз үзен. Алла бирсә, уллыкка рәсмиләштерәбез. Менә шундый хәл килеп чыкты.

 -Бүген кайда яшисез?

-Ике көн күршедә Нурсанә Назарова гаиләсендә яшәдек. Хәзер авылның бер буш йортында яшибез. Улыбызны бик яратабыз. Бездән ала гына күрмәсеннәр инде...

-Алмаслар, - дим. – Торыр урыныгыз бар. Эшләп торасыз, маллар асрыйсыз. Алла боерса, үз йортыгызны булдырырсыз.

Иң беренчеләрдән булып янгынны сүндерергә Шушмабаштан янгын машинасы белән Фәргать Низамов килеп җиткән. “2,5 тонна су сыешлы колхоз машинасында эшлим, - дип сөйләде ул. – Шекәдә янгын дип, Хәкимовларның күршесе шалтыратып әйтте. Хәбәр керүгә чыгып чаптым. Шекәгә ерак түгел – 2 км. гына. Машина җылы гаражда тора. Мин килеп җиткәндә өй эче яна иде. Башка машиналар да килеп җитте. Суны ташып тордылар. Янгынга җәелергә ирек бирмәдек. Шунда янәшәдә генә терлек абзарлары бар бит әле. Аларны да саклап кала алдык. Йорт яраксыз хәлгә килде. Сүттеләр...

-Шушмабаш янгын сүндерүчесе тиз арада килеп җитте, ул килмәсә, янгын терлек абзарларына да тарала иде, - диде Сиренә. - Бөтен каралты-кура янып бетә иде. Терлекләрне саклап кала алдык. Янгын сүндерүчеләргә, күршеләргә, авыл халкына бик зур рәхмәт. Соңыннан киемнәр, азык-төлек белән дә булыштылар.

Сиренә үзе Яңа Иябашта туып-үскән. Фермада сыер сава. Ире Энгель дә терлекчелектә. Тырыш гаилә. Күп итеп мал асрыйлар. Сиренәнең әнисе Сания ханым: “Бала карыйм, хуҗалык эшләрендә булышам”, - ди. Бу хәлләрне бик авыр кичергән. “Заманында трактор да, комбайн да йөрттем”, - дип шаккатырды. Хәзер менә җиңел машинада. Аллаһы Тәгалә бу гаиләгә сабырлыклар бирсен инде. Иң мөһиме – үзләре исән-сау.

Йорт төзергә җыеналар. Хөрмәтле газета укучылар, күмәк көч тау күчерә дигәндәй, авыр хәлдә калган Хәкимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр булса,

Хакимова Сирена Фаргатовна исемендәге

89673748687 номерына беркетелгән

Сбербанк картасына акча күчерә аласыз.

Реквизитлары:

Отделение “Банк Татарстан” N

8610 ПАО Сбербанк

БИК 049205603

Кор.сч:

30101810600000000603

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iandyk-ulybyzny-bezdan-ala-gyna-kurmasennar-inde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение