Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
Үзенчәлекле ел
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча районының 2022 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
– Әлеге хисап традиция буенча төп социаль-икътисадый күрсәткечләрне анализлаудан башлана иде, – диде ул. – Әмма 2022 ел үзенчәлекле, шуңа күрә чыгышымны илебез һәм анда яшәүче һәркемгә иң мөһим булган вакыйгадан башлыйм.
24 февральдә безнең Президент Владимир Владимирович Путин махсус хәрби операция башлау турында гади булмаган карар кабул итте.
21 сентябрьдә Россия Федерациясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен гражданнарны өлешчә мобилизацияләү игълан ителде. Без, барлык муниципалитетлар кебек, гражданнарны өлешчә мобилизацияләүне үткәрүдә ярдәм иттек, ул билгеләнгән таләпләргә туры китереп уздырылды. Хәзерге вакытта безнең якташлар махсус хәрби операция зонасында сезнең белән безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне саклыйлар.
Һичшиксез, узган ел тулысынча “Без бергә“ дигән девиз астында узды. Район халкы, волонтерлар, җәмәгать оешмалары, бизнес берләшмәләре вәкилләре, предприятие һәм оешма коллективлары махсус операциядә катнашучыларга, Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында яшәүчеләргә көчтән килгәнчә ярдәм һәм булышлык күрсәттеләр. Арчалар 60 тонналап, 20 млн сумнан артык гуманитар ярдәм җыеп махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Бу эш быел да дәвам итә.
2022 елда районда
Халык саны – 49798,
туган 550 бала,
үлгән 698 кеше,
язылышкан 320 пар,
аерылышкан 115 пар.
Төзегәннең киләчәге бар
Районда торак төзү программасы уңышлы үтәлде, 25 мең кв.метр урынына 32 мең кв.метрдан артык торак сафка кертелде. План 129 процентка үтәлде.
Районның төзелеш оешмалары көче белән гаять зур эш башкарылды: Арча шәһәрендә күп фатирлы 6 йорт, 8 номерлы балалар бакчасы, балалар спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе биналары ныклап төзекләндерелде, теш поликлиникасы файдалануга тапшырылды. Үрнәк бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Яңа Чүриле психоневрологик интернат, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге ремонтланды. Арча шәһәрендә Зур урамны төзекләндерүнең бишенче чираты төгәлләнде, вокзал яны мәйданын, Коммуна урамын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, 12 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндерелде. Штерә авылында мәдәният йорты төзелде, муниципаль архив бинасы ныклап төзекләндерелде. Ике микрорайонда газлаштыру программасы буенча эшләр башкарылды.
2022 елда Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган юлы, Арча шәһәренә көньяктан килү юлы ныклап ремонтланды.
Муниципаль юл фонды исәбенә шәһәрнең 4 урамында тротуар эшләнде. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә урнашкан 3 социаль объектка машина кую урыннары, килү юллары ясалды. Районның 3 гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен автобус туктау урыннары эшләнде.
2023 елда кимендә 25 мең кв.метр торак төзү, 7 күп фатирлы йортны ныклап төзекләндерү, “Арчабаш“ мик-
рорайонында 500 урынлык мәктәп төзү, Шурабаш балалар бакчасын һәм Курса разъезды мәктәбен нык-лап төзекләндерү, 3 мәктәп ашханәсен ремонтлау, Шура авылында клуб төзү, Сөрде авылы мәдәният йортын, “Казан арты“ тарих-этнография музеен ныклап төзекләндерү, Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты, Яңа Кишеттә административ бина төзү, кадастр хезмәте бинасын, Арча урманчылыгы административ бинасын ремонтлау планлаштырыла.
Икмәк булса, бар да була
Районда җитештерелгән гомуми продукциянең 40 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә.
2022 елда 6 млрд. 900 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, хуҗалыкларның акчалата кереме 3 млрд. 870 миллион сумны тәшкил итте. Уртача бер хезмәткәргә 2 миллион 400 мең сумлык продукция җитештерелде һәм сатылды.
Авыл хуҗалыгы тармагында 1635 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артык. Узган елга карата үсеш 21 процент булса да, республикада 43 район арасында без 33нче урында гына. “Төрнәле–Пошалым“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Ташкичү“ хуҗалыкларына хезмәт хакларын арттыру буенча ныклап эшләргә кирәк.
Район игенчеләре алдынгы технологияләрне кулланып, оригиналь һәм элиталы орлык-
лар чәчү нәтиҗәсендә иген мәйданнарының һәр гектарыннан 39,6 центнер уңыш, барысы 220 мең тонна икмәк җыйнап алдылар. Ашлык җитештерү буенча районыбыз республикада 2022 елда да беренче. Һәр гектардан алынган уңыш канәгатьләнерлек түгел әле. Моның үз сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, бер мисал: ачы туфракны известьлау тиешле дәрәҗәдә түгел. Районда 50 меңнән артык гектарда ачы туфраклы җирләр бар, 5 еллык цикл эчендә ел саен 10 мең гектар мәйданга известь кертелергә тиеш. Районда бу эш ел саен 2 мең гектарда гына башкарыла. Соңгы 5 елда “Төрнәле–Пошалым“ агрофирмасы, “Тукай“ хуҗалыгы басуларының бер гектарына да известь кертелмәде, иң түбән уңыш та әлеге хуҗалыкларда.
Бәрәңгенең тулай җыемы 56 мең тонна, 1 гектардан 350 центнер уңыш җыеп алынды. Республикада үстерелгән һәр өченче бәрәңге безнең район кырларында үстерелде дип горурланып әйтә алабыз.
Район хуҗалыкларында ел дәверендә 65 мең тонна сөт, 5 мең тонна ит җитештерелде. Бер сыердан уртача 6954 кг сөт савылды, мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 796 граммны тәшкил итте. Безнең максат –җәй айларында 200 тонна көнлек савымга чыгу.
Күп кенә күрсәткечләрдә үсеш булуга карамастан, терлекләрнең баш саны һаман кими. Былтыр районда мөгезле эре терлек 897 башка кимеде. “Кишет”, “Төрнәле–Пошалым”, “Ташкичү”, “Ашытбаш” хуҗалыклары – иң күп киметүчеләр.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bez-berence-es-xaky-da-laekly-bulsyn