События

Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады... 27.02.2023

Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады...

Сарай Чокырчада авылның батыр йөрәкле егете, Россия армиясе капитаны Гәләветдинов Айрат Әхәт улының якты истәлегенә багышланган кичә үтте. "Бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган бу бөркет йөрәкле егет безнең күз алдыбызда үсте. Аның турында бер генә кеше дә начар сүз әйтә алмас. Һәрвакыт сабыр, үтә аз сүзле, тыныч холыклы алыптай гәүдәле егет әдәплелекнең чын үрнәге булды. Аның авызыннан сүгенү сүзе түгел, кычкырып әйткән, яки тавышын күтәреп әйткән сүз дә чыкканы булмады... Тормыш аяусыз. Күкләр Айратны үзенә алды. Яхшы күңелле кешеләр анда да кирәктер күрәсең...",  - диде кичәне алып баручылар. 

Ул көнне клубта Айратны дөньяга китергән, тәрбияләп үстергән, укыткан, зур тормыш юлына чыгарып җибәргән әтисе Әхәт абый, әнисе Мәдинә апа да бар иде. "Сугышчан туганлык" җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов аларга "Батырлык өчен" медале тапшырды. Кызганыч, Айрат үзе юк иде. Ул кайтырына санаулы көннәр генә калгач махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булды. Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады...

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ana-iorage-kuz-iaslaren-tyep-kala-almady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение