События

Арча өченче урында. Шәп бит! 05.02.2023

Арча өченче урында. Шәп бит!

2-4 нче февральдә Биектауда көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына 2009-10 нчы елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. Без аның нәтиҗәләрен яздык инде. Әмма хикмәт нәрсәдә: 3 нче урында! Ярышта республикабыз районнарыннан 41 команда составында  285 яшь көрәшче бил алышты бит! Безнең Арча районыннан 9 көрәшче ярышта катнашып, шуның 5се урын алды!  

Лесхоз мәктәбеннән Илсаф Йосыповта 75 кг.да 1 нче урын! Тренеры Илүс Әскәров. Шушы ук мәктәптән Фәнис Фәсхетдиновта 65 кг.да - 3нче урын, Радмир Абдуллинда 70 кг.да - 3нче урын. Тренерлары Илүс Әскәров.
Калган ике призчы Арчаның 6 мәктәбеннән. Икесе дә 2 нче урында!Ранил Хабибуллин 55 кг авырлыкта көмеш призчы, тренеры Фәнил Һидиятуллин. Данил Галләмов 60 кг авырлыкта көмеш призчы, тренеры Фәнил Һидиятуллин.

Шулай итеп, Арча районы командасы гомуми зачетта 3 нче урында. Команда составында шулай ук Арчаның 6 нчы мәктәбеннән  Искәндәров Ислам (тренеры Фәнил Һидиятуллин.), Иске Чуриле мәктәбеннән Акулов Кәрим, Хәсәнов Марат, Кәче мәктәбеннән Азамов Азат (тренерлары Рәис Галиев)  көрәштеләр. Шулай ук яхшы көрәшә торган егетләр. Команданың 3 нче урын алуында аларның да өлеше зур. Республика ярышына гадәттә көчлеләр бара. Команданы котлыйбыз!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-ocence-urynda-sap-bit


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение