События

Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым» 02.03.2023

Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым»

Гүзәл Идрисовага “Татарстанның атказанган артисты” исемен биргәннәр. Җырчыны тәбрикләргә дип шалтыраткач, ул сүзсез калды. Әлбәттә, бу исемне көткән. Әмма менә шулай тиз арада бирерләр дип уйламаган.

– Әлеге исем иҗатыма зур бәя. Кечкенә чактан ук шушы исемне йөртәсе килеп хыялланасың бит инде. Хезмәт куйгач, аласы да килә. Әти-әни өчен бу исемне алуым горурлык. Алар гел борчылып торды. Әллә кемнәрнең исемнәре бар, сиңа да кирәк диярләр иде. Шөкер, үз вакыты белән миңа да бирделәр, – ди Гүзәл. – Улларым да еш кына, нигә синең мактаулы исемең юк дияләр иде. Аларга да гел аңлатып килдем, бу исемне татар халкына хезмәт итеп, сәнгатьне үстерүгә өлеш кертеп кенә алып була дия идем. Исем алу – зур җаваплылык өсти. Илһамланып эшләргә канат куя. Киләчәктә дә халкыма хезмәт итеп, матур җырлар бүләк итеп яшәргә язсын!


https://vatantat.ru/2023/03/106304/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение