События

Бәйрәм ашы – кара-каршы 06.03.2023

Бәйрәм ашы – кара-каршы

Казан шәһәрендә “Сәйдәш“ Мәдәният йортында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Бу юлы бирегә шәһәрдәге ярминкәләрдә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнашучы кешеләр чакырылган иде.

Безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин, “Северный“ хуҗалыгыннан Илһам Нургалиев, “Яңарыш“тан Наилә Авзалова, “Кырлай“дан Юрий Казаков, “Кырлай икмәге“ ширкәтеннән Зилә Шәйхетдинова, “Заря“дан Ирек Закирҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров, Арча сыр заводыннан Динә Әхмәтханова, шәхси эшмәкәр Альберт Галәветдинов катнашты.

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бәйрәм кунакларына Татарстан башкаласы тормышында актив катнашулары, шәһәрнең мөһим проект һәм программаларын тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.

– Безнең район вәкилләре ел буе Казан шәһәрендәге “Агросәнәгать“ паркында сату итәләр, – ди Марат Абдуллин. – Узган ел барысы 25 млн сумлык продукция алып бардык. Шәһәр халкы бигрәк тә ашлык һәм сөтне күпләп алдылар.

Шәхси эшмәкәр Альберт Галәветдинов Казанда ел буе ит сата. Рәис Шәкүровның продукция төрләрен санап бетерерлек түгел!

– Хөрмәтләп тә карадылар! – ди ул. – Һәрберебезгә бүләк бирделәр, менә дигән концерт карадык, ул сый-нигъмәтне әйтеп бетерерлек түгел. Моннан соң тагын да тырышыбрак катнашырга туры килә инде!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bairam-asy-kara-karsy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение