События

Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi 08.03.2023

Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне ихлас күңелдән язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Әниләр, хатыннар, кызлар – тормышта иң яраткан һәм кадерле кешеләр, иңнәргә канатлар куючы, яшәүгә илһамландыручы сөйкемле гүзәл затлар. Сезнең йөрәккә сөю-наз да, иң якын кешеләр турында туктаусыз кайгырту да, балаларны чиксез ярату да сыя. Сез ир-атлар белән беррәттән катлаулы һәм җаваплы бурычлар үтисез, яңа профессиональ биеклекләргә ирешәсез һәм һәрвакыт гаилә учагын ышанычлы саклаучылар булып каласыз. Сезгә барча ир-атлар исеменнән йомшак күңелегез, безне даими кайгыртуыгыз, җан җылыгыз белән бүлешүегез, сабырлыкка һәм зирәклеккә өйрәтүегез өчен рәхмәт белдерәм.

Бу бәйрәм сезгә чиксез бәхет бүләк итсен, күңелегездә һәрчак яз хөкем сөрсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык телим! Һәрвакыт шулай матур, акыллы һәм серле булып калыгыз.

 

 

Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев





Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение