События

Яңа Кенәрдәволейбол турниры 28.03.2023

Яңа Кенәрдәволейбол турниры

Яңа Кенәрдә иртәнге унда башланган волейбол турниры кичкә кадәр дәвам итте.

Андагы азарт, эмоцияләрне әйтеп -аңлатып бетерерлек түгел. Йөз кат ишеткәнче бер күрүең яхшы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Чәчләренә чал кергән абзыйларның уйнавын күрсәгез шаккатасыз. Яшь чакларында нинди булгандыр алар!?

Турнир булгач, җиңүчесез булмый, әлбәттә. Бу юлы көньяк күршеләребез - биектаулар беренче. Саба ветераннары көмеш, әтнәләр бронза медальгә лаек булдылар.

Спортчылар барысы да турнирны оештыручы Ришат ага Садиковка олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kyibla-kurselar-inde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение