События

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз! 29.03.2023

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 29 март көнне, якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Хөрмәтле Фәйзрахманов Илфат Хәким улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый! 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын. Киләчәктә дә хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар телибез!

***

Фәйзрахманов Илфат Хәким улы 1961 елның 29 нчы мартында Татарстанның Арча районы Түбән Оры авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә. 

Озак еллар татар телевидениесендә «Татарстан», «Атна», «Әйбәт гайбәт» программаларын алып баручы булып эшли. Хәзерге вакытта “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире.

Өйләнгән, хатыны Зөлфия, улы Зөлфәт, кызлары Алия белән Лилия.


Фото:Интертат https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/3/28/ab044daf1aee7234d0b9518d115b953c90c4...

Илфат Фәйзрахманов белән интервью: https://intertat.tatar/news/ilfat-f-yzrahmanov-elga-ber-tapkyr-bulsa-da-sudta-bulabyz-le-otylgan-yuk...



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение