События

Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды 03.04.2023

Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды

Татар халкында нәсел агачын төзү борынгыдан килгән. Ул вакытта шәҗәрәләрне зур һәм мәгълуматлы итеп эшләгәннәр. Анда нәсел буынының исемнәре генә түгел, һөнәре, җир биләмәсе турында да язылган булган.

Соңгы елларда нәсел шәҗәрәсен булдыруга яңадан кызыксыну уянды.

Күлтәс авылы халкына яки гаиләләргә Казаннан нәсел шәҗәрәләре төзеп кайтарылды. Менә шул әзер шәҗәрәләр Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичәдә авыл кешеләренә тапшырылды. Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Бу кичә туган авылыбызның зур хөрмәткә лаек, олы йөрәкле шәхесләрен зурлау, игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды.  

2021 елдан республикада Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты тәкъдиме белән “Ядкарь” генеалогия үзәге эшли башлый. Әлеге оешма республика халыкларының тарихи хәтерен торгызуда ярдәм итү максатыннан оештырылган. Кичәгә ТРның дәүләт архивыннан генеалогия бүлеге башлыгы Аиша Назыпова кайтты. Ул җәй көне уздырылган авыл бәйрәмендә безгә анкеталар таратып киткән иде. Шул исемлек буенча, кәгазь вариантта, барлыгы 63 анкета тутырылган. Бу очрашуда авыл халкына эчтәлекле чыгыш ясап, шәҗәрәләр тапшырылды. Без ул материалларның кайсыберләрен зур экраннан-проектор аша кино караган кебек исебез китеп карап, тыңлап утырдык.

Архив хезмәткәрләре тарафыннан Күлтәс авылы шәҗәрәләрен эшләгәндә 2259 язма тәрҗемә ителгән. Бу шәҗәрәгә 1285 шәхес кергән. Туучылар турында 853 язма,  үлүчеләр - 474, никах - 208, талак-аерылулар хакында 31 язма тәрҗемә ителгән. Искиткеч зур хезмәт башкарылган бит монда!

Күлтәс авылында 1678 елда 29 гаилә яшәгән, 1716 елда – 30 гаилә, 1748 елда – 54 гаилә, ә 1763 елда 29 гаилә генә калган. Бу чорларда авыл халкының кимү сәбәбе шул – мәҗбүри чукындыру чорында бик күп кеше качып йөргән. Шуңа күрә һәр авылда кеше азая башлаган. 1834 елда 48 гаилә, 1858 елда 67 гаилә. Шулай акрынлап авылларда гаиләләр арта башлаган.

Бу очрашуга Үрнәк авыл җирлеге хезмәткәрләре, Урта Пошалым авылы китапханәчесе Гөлназ Галимҗанова да килгән иде. Авыл халкы хәтерне дә яңартты, җырлап, биеп күңел ачу да бик урынлы булды. Авылыбызның ветераннар хорында җырчыларыбыз Майсәрә апа, Наилә, Люция апалар, Римма, Рәзинә, оста гармунчыбыз Рафаэль Хәйруллинга кушылып, “Яшәгән саен яшисе килә”, “Сагыну” җырларын бик матур итеп җырладылар. Ә Люция апа Садыйкова, сөбханалла, мәңге яшь күңелле, бик матур итеп биеде һәм башкаларны да биетте. Чулпан Галәветдинова үзләре төзегән нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде, алар аны агач рәвешендә бик матур итеп ясаганнар. Ахырдан авылыбызның хөрмәтле кешесе, укытучы булып лаеклы ялга чыккан Наилә апа Нуриева авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтте. “Күлтәс халкы элек электән ачык йөзле, бердәм, тырыш, бер-берсенең хәлен белеп, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, эшләп яшәде, - дип сөйләде ул. – Авылның дәрәҗәле кешеләре күп. Тик аларның берсе дә масаеп йөрмәде, һәрчак гади, тыйнак булды. Шул гадилекләре белән үзләренә хөрмәт казандылар. Шушы кичәне оештыручыларга, авылыбызның шәҗәрәсен булдыруга зур тырышлык куйган Гөлнара Зәкәрия кызына, Олег Зәкәрия улына, Аиша Рафаил кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез”.

Шәҗәрә төзү нигә кирәк? Моны мин кирәкле эш дип саныйм. Исемнәрне барлаганда күз алдына үзеннән-үзе борынгы чорлар килеп баса. Моннан 100, 200 ел элек булган тормышны күзаллыйсың. Авылның тарихын, аның кешеләре турында шушы шәҗәрәләр аша киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерүче шушындый кешеләр булганда халкымның алдагы көннәре дә өметле, матур булса иде.

Хисапсыз зур байлык белән кайттык без бу очрашудан. Әти-әни ягыннан ничә буынны белдек. Безнең өчен бик зур бүләк бу. Мәсәлән, безнең нәселдә 8 буын ачыкланды. Без бик шат. Аллаһының рәхмәтләре яусын бу эштә катнашкан кешеләргә. Ә безнең өчен бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте инде, дип беләм. Инша Аллаһ.

Гөлсинә Хәбибуллин.

Күлтәс-Арча

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kultas-xalkyna-nasel-saaralare-eslap-tapsyryldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение